ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
30 март 2025, 04:05

Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Бүген бар мөселман өммәте иң зур бәйрәмнәрнең берсе — Ураза гаетен билгели. Ул изге Рамазан аен тәмамлый.

Рамазан гаете мөбарәк булсын!Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!

Шушы уңайдан районыбызның барлык мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укыла. Һәрвакыттагыча, Чакмагышның үзәк "Әдһәм-Бикә" мәчетенә дә якташлар, дин кардәшләр бердәм булып, күпләп килде. Биредәге Гает намазында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев катнашты. Ул якташларны бөек бәйрәм белән тәбрикләп, сәламәтлек, иминлек, илебезгә тынычлык, хәерле җиңүләр һәм махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугирләребезнең имин-сау булып, мөмкин кадәр тизрәк җиңүләр белән туган якларга кайтуларын теләде. Гает намазын район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе, "Әдһәм-Бикә" мәчете имам-хатыйбы Дилшод хәзрәт Касыймходжаев алып барды һәм үтемле вәгазь сөйләде, бәйрәм уңаеннан котлаулар җиткерде. Мәчетнең аксакалы Фәнзил Кашапов һәм хәзрәт Илһам Якуповның тәбрикләүләре дә фәһемле булып, күңелләрдә калды. Без дә районыбызда яшәүче барлык мөселман кардәшләрне Ураза гаете белән котлап, Аллаһ Раббыбыз тоткан уразаларны, кылган гыйбадәтләрне, изгелекле гамәлләрне кабуллардан кылсын, күңелдән чыккан теләк-ниятләребезгә ирешергә насыйп булсын иде дип телибез. Киләсе елларның Рамазан айларын да илләребез тыныч-имин, кешеләр үзара дус-бердәм булып, күңел тынычлыгында,тән сихәтлегендә, тәүфыйклы-миһербанлы булып, якыннарыбыз белән бергә ураза тотучылар булып, сафларыбыз тагын да артып каршы алырга насыйп булсын иде.

Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Рамазан гаете мөбарәк булсын!
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас