Балалар бу очрашуны түземсезлек белән көтеп алдылар һәм кечкенә генә концерт та әзерләделәр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм тәрбияләнүчеләр хәрбинең гаиләсе өчен чәйгә күчтәнәчләр, баласы өчен өстәл уены, шулай ук солдатларга кием саклау өчен вакуум пакетлар әзерләделәр. Педагоглар, тәрбияләнүчеләр белән бергәләп зур гына түгел, кече Ватаныбызны да искә төшереп, каен яфрагы формасында открытка ясадылар, чөнки Башкортстаныбыз картасы формасы буенча каен яфрагына охшаган. Һәр шундый биттә «Башкортстаннан сәлам», «Ватаныбыз кисәге», «Җиңү белән көтәбез» һәм башка язулар да бар иде. Тәрбияләнүчеләрнең үз куллары белән ясалган рәсемнәре һәм җылы, Җиңүгә рухландыручы теләкләре, һичшиксез, безнең солдатларыбызның рухын күтәрергә ярдәм итәр, дигән ышанычта алар. Очрашу җылылык һәм дуслык мохитендә узды. Балаларга кунакның ачыклыгы һәм яхшы мөнәсәбәте ошады. Үз чиратында якташ яугир дә сабыйларга күчтәнәчләр өләште. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның күзләре ничек балкыганын әйтеп тә бетереп булмый иде, чөнки алар камуфляж форма кигән, көчле, батыр, ышанычлы чын хәрби кеше белән очрашты. Мондый чараларның әһәмияте яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә бәһаләп бетергесез. “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчелеге чакырылган кунакка мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Ватаныбызны саклаучыларга карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүдә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт белдерә.