ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
7 апрель 2025, 11:30

Аларның легендар язмышлары илебез тарихына язылган

Агымдагы без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгелибез. Бу юбилей Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән һәм тылдагы хезмәтләре белән күптән көтелгән Җиңү көнен якынайткан ата-бабаларыбызның батырлыгын искә төшереп тора.

Аларның легендар язмышлары илебез тарихына язылганАларның легендар язмышлары илебез тарихына язылган
Аларның легендар язмышлары илебез тарихына язылган


Шушы көннәрдә Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова жаваплылыгы чикләнгән "Юлдаш" жэмгыяте директоры Ранис Рәис улы Хәмәтдинов белән берлектә Көсәкәй авылының тыл хезмәтчәннәре – Раис Садрый улы Габсәләмов һәм Лена Бәхтигәрәй кызы Хабировага «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшырды. Ранис Рәис улы өлкәннәрне истәлекле буләк һәм кучтәнәчләр белән дә сөендерде.
Сугыш еллары хөрмәтле якташларыбызның яшүсмер елларына туры килсә дә, алар өлкәннәр белән бергә тылда җиңү өчен көрәшә. Аларның легендар язмышлары илебез тарихына мәңгелеккә язылган. Бөек Ватан сугышы сынаулары белән чыныктырылган өлкән буын вәкилләре яшьләр өчен бүген үрнәк булып тора.

Аларның легендар язмышлары илебез тарихына язылган
Аларның легендар язмышлары илебез тарихына язылган
Аларның легендар язмышлары илебез тарихына язылган
Аларның легендар язмышлары илебез тарихына язылган
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас