ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
8 апрель 2025, 01:00

Аларның исемнәре хәтердә мәңге сакланыр

Күп якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша. Кызганыч, араларында яу кырларында башларын салган райондашларыбыз да бар.

Аларның исемнәре хәтердә мәңге сакланырАларның исемнәре хәтердә мәңге сакланыр
Аларның исемнәре хәтердә мәңге сакланыр

Шушы көннәрдә Чакмагыш хәрби комиссариатында махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган якташларыбызның якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Хәрби комиссар Альберт Хәниф улы Хәбиров Владислав Викторович Антипинның тормыш иптәше Анна Владимировнага Батырлык орденын, Илнур Шамил улы Маликовның әти-әнисенә “Кыюлык өчен” медален тапшырды.
“Тарихны өйрәнегез, геройларыбыз турындагы хәтерне саклагыз һәм хөрмәтләгез. Аларның тиңдәшсез батырлыгы аркасында без тыныч тормышта яшибез. Безнең геройларга мәңгелек дан һәм хәтер!” – дип мөрәҗәгать итте тиздән армия сафларына юлланачак, солдат каешын буачак егетләргә хәрби комиссар Альбер Хәниф улы Хәбиров.
“Без сезгә ныклы сәламәтлек телибез. Якыннарыгызның батырлыгын без беркайчан да онытмаячакбыз. Чакмагыш районы халкы исеменнән якташларыбызның батырлыгы алдында баш иям. Ныклы, сабыр булыгыз һәм үзегез ялгызы түгел икәнегезне белегез. Ярдәм кирәксә, без һәрчак әзербез”, – диде муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, һәлак булган яугирләрнең якыннарының кайгыларын уртаклашып.
Без әлеге ир-егетләр белән горурланабыз. Батырларның исемнәре хәтерләрдә мәңге сакланыр, каһарманлык рухы туган җиребезнең данлы тарихи битләрендә мәңге яшәр!

Аларның исемнәре хәтердә мәңге сакланыр
Аларның исемнәре хәтердә мәңге сакланыр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас