ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
8 апрель 2025, 07:25

Экологик чаралар дәвам итә

Чакмагышлылар республика күләмендә оештырылган язгы экологик чараларга актив кушылды.

Экологик чаралар дәвам итәЭкологик чаралар дәвам итә
Экологик чаралар дәвам итә

Район предприятие-оешмалары узган җомгада район үзәген кышкы чүпләрдән чистарту, кар көртләреннән арындыру өчен кызу эшкә кереште. Урындагы хакимият вәкилләре һәм муниципаль учреждениеләрнең бердәм командасы якын-тирәдәге урамнарда тәртип урнаштырды. Чисталык көнендә алар үзләренә беркетелгән мәйданны, урам буйларын тәртипкә салды.
Фикердәшләр булганда эш тә җиңел һәм күңелле бара. Күмәк өмә чын мәгънәсендә туган район турында хәстәрлек күрү һәм чисталык бәйрәменә әверелде.
Экологик чарада авыл биләмәләре дә актив катнашты. Әлбәттә, кыштан соң җыелган чүп-чарны бер көн эчендә җыештырып бетеп булмый. Шуңа күрә биләмәдә экологик өмәләргә көн саен чыгалар дисәм дә, ялгышмам.
Авылда яшәүчеләр гаддәтәгечә үзләренең биләмәсе белән берлектә авыл урамнарын чүп-чардан тазартты.
Бу эшләргә хезмәткәрләр генә түгел, техника да җәлеп ителде.
Муницпаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Низамов барлык хезмәт коллективларына туган районы турында кайгыртулары, урамнар, парк-скверлар, биләмәләрне тәртипкә китерүләре өчен рәхмәт белдерде.
Киләсе гомумреспублика экологик акциясе май бәйрәмнәре алдыннан узачак һәм «Яшел Башкортстан» чарасы белән берләштереләчәк. Аның барышында паркларны, урам-ишегалларын чистарту, яшелләндерү дәвам ителәчәк, район Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә әзерләнәчәк.

Экологик чаралар дәвам итә
Экологик чаралар дәвам итә
Экологик чаралар дәвам итә
Экологик чаралар дәвам итә
Экологик чаралар дәвам итә
Экологик чаралар дәвам итә
Экологик чаралар дәвам итә
Экологик чаралар дәвам итә
Экологик чаралар дәвам итә
Экологик чаралар дәвам итә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас