ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 апрель 2025, 11:30

Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек

Район мәдәният йортында опекуннар (попечительләр), тәрбиягә бала алган һәм патронат гаиләләр арасындагы республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебекТәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек
Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек

Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова конкурста катнашучыларны сәламләп, ата-аналарга ихлас рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерде. Арытаба гаиләләргә сүз бирделәр. Конкурста Яңа Балтач авылыннан Рузидә Фәнил кызы Миргалиева hәм Аделина Артур кызы Хәфизова, Юмаш авылыннан Венера Виталий кызы Степанова һәм Мария Анатольевна Степанова, Тайняш авылыннан Резеда Нэр кызы Миһранова һәм Диана Рамил кызы Маннанова катнашты. Алар үзләренең презентациясен күрсәтте, гаилә тарихларын бәян итте, балаларны тәрбияләү серләре белән уртаклашты. Рузидә Миргалиева бик максатчан, тәртипне ярата һәм һәрчак күтәренке рухны сакларга омтыла. Алар гаиләдә үзара дус-тату, җылы мөнәсәбәтләр төзегән. Әни кеше Аделинага шәхес буларак хөрмәт белән карый, аңа лаеклы тәрбия бирү өчен бөтен тырышлыгын сала, сәләтен ачу һәм үстерүгә теләктәшлек күрсәтә. “Тәрбиягә бала алганда тәү чиратта йөрәгеңне тыңларга кирәк, – ди Рузидә ханым. –Аделинаны үз баламдай якын күрәм, аны тәрбиягә алган дип әйтергә тел дә әйләнми”. Чираттагы катнашучы – Венера Степанова максатчан, игелекле һәм бик җаваплы булуы белән аерылып тора. Бүген ул бар күңел җылысын, мәхәббәт һәм кайгыртучанлыгын тәрбиягә алган кызы Марияга бүләк итә, аңа бөтен уңайлылыкларны тудыра. Баласына яхшы тәрбия бирү өстендә даими эшли ул. Бүген инде тырыш хезмәтнең уңай нәтиҗәләре дә күренә. Мария укуда һәм спортта казанышлары белән сөендерә. “Мин балаларда өлкәннәргә карата хөрмәт, ярдәмчеллек, үз гамәлләре өчен җаваплылык, мөстәкыйльлек кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтылам. Моны кызым белән аралашканда да төп максатым итеп куям», – ди Венера ханым. Резеда Миһранова да оптимистик рухка ия. Бүген ул кызы Диананы гаиләгә мәхәббәт һәм хәстәрлекле караш белән җавап кайтара. “Дианага тәрбия бирүгә зур игътибар бүләм», – ди Резеда ханым. Конкурсантларның һәммәсе дә иң олы мактау сүзләренә лаек булырлык. Әмма бәйге булгач, җиңүчене билгеләү зарур. Гаиләләр презентация, музыкаль һәм спорт номерында сынау тотты. Аларны мәртәбәле жюри әгъзалары бәяләде: район мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзия Вәлиева, район мәдәният йорты директоры Гөлзия Ситдикова, Балалар һәм яшьүсмерләр өчен социаль приютның Чакмагыш районындагы җитәкчесе Зөлфия Тимергалиева, «Игелек территориясе» социаль ярдәм бүлеге мөдире Руслан Гәрәев, райондагы “Гаилә” үзәге җитәкчесе Илвера Шәймөхәммәтова. Руслан Әбдиев, Гөлнара Шәймиева, Гөлшат Галләмова, Балалар сәнгать мәктәбе биючеләре чараны музыкаль номерлар белән бизәде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Резеда Нәр кызы белән Диана Рамил кызы гаиләсе җиңүче дип табылды. “Минем гаиләм – минем байлыгым” номинациясендә Рузидә Миргалиева белән Аделина Хәфизова җиңү яулады. “Иҗади гаилә остаханәсе” номинациясендә Венера Степанова белән Мария Степанова җиңүче дип табылды. Конкурсны оештырып үткәрүдә матди ярдәм күрсәткәннәре өчен шәхси эшкуарлар Лилия Минһаҗева, Гөлшат Гузина, Илвир Миһранов, Луиза Нәбиевага рәхмәт сүзләре җиткерелде. Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек. Алар һәрвакыт дәүләтнең дә, гади халыкның да күзәтүендә тора. Шушы җаваплы һәм дә игелекле юлны сайлаган, һәр баланы әти-әниле итәргә хыялланган якташларга сокланмау мөмкин түгел. Хөрмәтле ата-аналар! Наз һәм мәхәббәт тулы шәфкатьле йөрәкләрегез өчен сезнең каршыда баш иябез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә иминлеге һәм шатлыклы вакыйгалар телибез!

Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек
Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек
Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек
Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек
Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек
Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек
Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек
Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек
Тәрбиягә бала алган гаиләләр күз өстендәге каш кебек
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас