

Республиканың “БСТ” каналында Уфа шәһәрендә ул-кызлары илебез бәйсезлеген яклап неонацистларга каршы көрәшкән әниләр өчен хәйрия концерты үтте. Ул Русиядә һәм Башкортстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар һәм Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә ягъзаларына ярдәм итү елы чикләрендә оештырылды. “Әсәй–Әни” телепроекты тапшырулары үзәгендә уллары-кызлары Ватанны саклаучылар булырга карар иткән һәм махсус хәрби операция зонасына юлланган төбәкнең төрле район һәм шәһәрләрендә гомер итүче әниләр булды.
Күптән түгел алар М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында җыелды. Аның фойесында яугирләр әниләренең портретлары күргәзмәсе булдырылды. Концертта республиканың танылган артистлары – Р.Гыйззәтуллин, Ф.Урманшин, Р.Карабулатов, А.Кәюмов, Х.Усманов, Д.Ишниязова, С.Байегет, А.Бәхтиева, Л.Ишемьярова, Г.Мөхәммәдиева, Г.Кадербердина, Ф.Газзалова, И.Кәлимуллин. А.Завьялова, “Премьер” төркеме һәм башкалар катнашты. Концерт программасының үзәк сюжеты нигезендә үз ихтыяры белән махсус операция зонасына юлланган башкорт яугире Уралның, аның гаиләсенең җыелма тарихы торды. Тамаша Башкортстан опера театры каршындагы балалар студиясенең барлык әниләргә гимн булып яңгыраган атаклы “Һәрвакыт булсын әни!” җыры белән тәмамланды.
“Шушы чара белән белән без Ватаныбыз сакчыларын, лаеклы ул-кызлар тәрбияләүче әниләргә рәхмәт сүзләрен җиткерергә теләдек. Тамашага республиканың төрле шәһәр һәм районнарында яшәүче илледән артык гүзәл затны чакырдык. Концерт барышында яудагы газизләренә көчле рух белән туган йорт җылысын һәм хәстәрлеген җибәреп торучы, ныклы тыл тәэмин итүче бөек затлар – әниләр турында җырлар яңгырады. Без бу кичә үзенчәлекле һәм күңелләрдә калырлык булсын өчен бик тырыштык”, – диләр проектны алып баручы һәм шушы тамашаны оештыручы БСТ каналы хезмәткәрләре.
Әйткәндәй, “Әсәй–Әни” телепроекты премьерасы моннан нәкъ бер ел элек – апрель аенда старт алган иде. Шушы вакыт дәвамында программаның биш дистәдән артык тапшыруы төшерелеп, эфирга чыгарылды. Тапшырулар рус, башкорт һәм татар телләрендә әзерләнә. Проектны әзерләүдә социаль координаторлар, Гөлнур Колсарина җитәкчелегендәге “Ватанны яклаучылар” фонды ярдәм итә. Әниләргә багышланган концертка Каринэ Хәбированың килүе дә әлеге тамашаның дәрәҗәсен тагын да арттырды. “Без ел дәвамында тапшырулар әзерләгән һәр әнинең тарихы аерым китап, фильм яки спектакль сюжеты була алырлык, – ди проект авторларының берсе Зилә Баймурзина. – Шул кадәр төрле язмышлар, араларында фаҗигалеләре дә бар. Әмма бернигә дә карамый, бу гүзәл затлар ир-егетләр өчен дә авыр булган язмыш сынауларыннан сыгылып төшми, бирешми, киресенчә, үзләрендә яу кырындагы газизләренә дә көч-куәт бирерлек рух ныклыгы таптылар һәм табып яшиләр. Аларның эчке үзәге нык һәм әни догалары яугир ул-кызларын мотлак рәвештә саклап калачагына ышанычы шул кадәр зур”. Проект җитәкчесе, БСТ телеканалының баш мөхәррире Гәүһәр Батталова әйтүенчә, төрле шәһәр-районнардан килгән әниләр бер-берсе белән танышып, аралашып-әңгәмәләшеп, балалары, кемнең улы-кызы кайда хезмәт итүе, кемнең кайтуы, кемнең социализация үтүе турында сөйләштеләр. Әниләргә телеканал исеменнән чәй җыелмалары белән бүләкләр тапшырдылар һәм газиз кешеләре кайткач, бүләкләрне ачып, якыннары белән бергәләп чәй табыны артында җыелуларын теләделәр.
Әлеге күркәм тамашада районыбызның Рапат авылыннан яугир әнисе Гөлнара Фәһим кызы Зиннәтуллина катнашты. Без аның белән әңгәмәләшеп, шушы зур чара турындагы тәэссоратлары белән уртаклашуын үтендек. “Без бик матур, шундый тирән эчтәлекле тамашада булдык – диде ул. – Ул шул кадәр дулкынландыргыч, күңелләргә кереп калырлык итеп әзерләнгән. Безне шундый җылы итеп каршы алдылар. Яраткан җырчыларыбыз башкаруындагы әниләр турындагы җырларны дулкынланып тыңладык, күңелләребез тулып елап та алдык.
Тапшыру авторлары безнең шушы проектта катнашкан әниләр чатына керткән иде, анда бер-беребез белән аралашып тордык. Ә инде Уфадагы шушы концертка килгәч күрешеп таныштык, бер-беребезне күптән белгән якын кешеләрдәй рәхәтләнеп аралаштык-сөйләштек. Барыбыз да бер күңел халәтен кичергән әниләр белән аралашу-сөйләшү, хәлләрне сорашу күңелләрне тынычландыра, “Мин шушы хәлдә берүзем генә түгел бит әле, без бергә, бердәмбез”, – дигән тойгы һәммәбезгә рухи көч өсти. Арабызда бер генә түгел, икешәр балалары – уллары-кызлары дошманга каршы көрәшүче, инде газиз йөрәк парәләрен мәңгелеккә югалткан әниләр дә бар. Аларның рухи ныклыгы сокландыра да, “Минем хәлем Аллаһка шөкер икән бит әле”, – дип уйланырга, рухи яктан тынычрак булырга этәргеч тә бирә. Газизләребезне яудан көтеп алулар җиңел булмаса да, барыбыз да өметләнеп көтәбез, сагынабыз. Безгә, димәк, безнең аша алгы сызыктагы балаларыбызга да, күрсәткән шундый кадер-хөрмәткә бик нык күңелебез булды, сөендек. Очрашу һәм концерт кичке сәгатьләрдә булуга карамастан, әз генә дә ару-талчыгу тоймыйча, күңелләребез канатланып, ныгынып кайттык. Шушы очрашуны, шундый да матур концертны оештыручыларга чиксез рәхмәтлебез. Хәтта Уфадан кайтканга берничә көн үтүгә карамастан, һаман да шул тамаша тәэссирендә йөрим.
Шулай ук шушы чарага юллаучы үзебезнең район, авыл биләмәсе җитәкчелегенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Алар һәрвакыт хәлләребезне белеп, хәстәрләп, оештырылган чараларга даими чакырып торалар. Мондый игътибар безгә күңел тынычлыгы, көч бирә”, – диде якташыбыз яугирләр әниләренә республика һәм район дәрәҗәсендә күрсәтелгән олы хөрмәткә рәхмәтле булуын белдереп.