ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
11 апрель 2025, 10:15

Профилактика-кисәтү эшчәнлеге дәвам итә

Районда социаль яктан хәвефле төркеменә караган балигъ булмаган үсмерләр һәм гаиләләр әгъзалары белән системалы профилактика эшләре даими алып барыла

Профилактика-кисәтү эшчәнлеге дәвам итәПрофилактика-кисәтү эшчәнлеге дәвам итә
Профилактика-кисәтү эшчәнлеге дәвам итә


Шушы көннәрдә муниципаль район хакимиятенең балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы үтте. Аның эшендә комиссия әгъзаларыннан тыш, район прокуроры ярдәмчесе Искәндәр Баһманов, каралуга чыгарылган материаллар буенча балигълык яшенә җитмәгән үсмерләр һәм аларның әти-әниләре, балалар белем алган мәктәпләр вәкилләре һәм авыллар хакимиятләре башлыклары катнашты. Комиссия утырышын аның рәисе Светлана Фларис кызы Шакирова алып барды.
Чара барышында көн тәртибенә чыгарылган үз ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү турындагы канунны бозган гражданнарга карата, төп документ булган паспортны югалтуга, социаль яктан хәвефле булган хәлдәге гаиләләргә һәм балигъ булмаган үсмерләргә карата шәхси-профилактика эшчәнлеген туктату, шулай ук социаль яктан хәвефле булганнар исемлегендә торган гражданнарга һәм гаиләгә карата шәхси-профилактика эшчәнлеге графигын раслау материаллары каралды. Комиссия әгъзалары бу мәсьәләләр буенча комиссия утырышына чакырылучылар белән аңлату әңгәмәләре алып барды, аларның һәркайсы буенча карарлар кабул ителде, алар материаллары каралган гражданнарга аныклап аңлатылды.
Артабан утырыш барышында комиссия әгъзалары биш һәм аннан да күбрәк балигълык яшенә җитмәгән балалар тәрбияләүче күп балалы, шулай ук балалары булган махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән профилактик эшчәнлек алып баруга кагылышлы 2025 елга исәпләнгән комплекслы планы һәм муниципаль район хакимиятенең балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең район үзәгенең җәмәгатьчелек урыннары буенча рейдлары графигы тикшерелеп расланды. Моннан тыш, профилактика-кисәтү хезмәтләренә социаль яктан хәвефле булганнар төркеменә караган гаилә әгъзалары һәм үсмерләр белән эшчәнлек алып барганда мото һәм автотранспортка идарә итәргә хокукы булмаган балигъ булмаган үсмерләрнең закон таләпләрен һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтүгә, йортларда янгын турында хәбәр итүче приборларның төзеклегенә, янгынга каршы кагыйдәләрнең төгәл үтәлүенә, шулай ук җәйге сезонда су объектларыннан хәвефсез файдалану таләпләре үтәлүгә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде.
“Социаль яктан хәвефле булган гаиләләр һәм гражданнар белән профилактика эшен дәвам итәбез. Комиссия вәкилләре исәптә торган балаларны һәм аларның ата-аналарын даими контрольдә тотачак”, – диде комиссия җитәкчесе Светлана Фларис кызы Шакирова.

Профилактика-кисәтү эшчәнлеге дәвам итә
Профилактика-кисәтү эшчәнлеге дәвам итә
Профилактика-кисәтү эшчәнлеге дәвам итә
Профилактика-кисәтү эшчәнлеге дәвам итә
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас