Мәгълүм булуынча, республикада «Кече, урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» милли проекты тормышка ашырыла. Ул кече һәм урта бизнес субъектларының ташламалы финанслау чараларыннан файдалануын арттыруны күз уңында тота.
Чакмагышта «Минем бизнес» үзәге уңышлы эшчәнлек алып бара. Ул эшкуарлыкны дәүләт яклавының тәэсирле коралы булып тора.
Районыбызда үз эшләрен оештыра һәм аны уңышлы җәелдерә белгән, эшкуарлык эше башында торган һәм үз эшчәнлекләрен яңа гына башлаган көчле, энергияле, районның актив һәм инициативалы кешеләре бихисап. Шуларның берсе – тегү һәм чигү остасы Фәһимә Морзагали кызы Садриева.
Бүгенге көндә язмам герое – тегү һәм чигү буенча осталыгы районда танылган эшмәкәрләрнең берсе.
2004 елда эшмәкәрлек карьерасын башлаганнан бирле ул үзен өске кием тегү һәм ремонтлау белән генә чикләнмичә, балалар бию коллективлары өчен уникаль сәхнә костюмнары да ясый торган профессионал буларак танытты.
Фәһимә ханым эшен киемнәрен ремонтлаудан һәм тегүдән башлап җибәрә, бу аңа шактый тәҗрибә тупларга һәм күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирә. Вакыт узу белән ул мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм сәхнә костюмнары ясау белән шөгыльләнергә мөмкинлеген аңлый. Бу адым аның карьерасында мөһим этап була, чөнки ул аңа иҗади хыялын тормышка ашырырга гына түгел, бәлки үз районында мәдәният һәм сәнгать үсешенә дә өлеш кертергә мөмкинлек бирә.
Үз эшләнмәләренең сыйфатын яхшырту максатында Фәһимә Морзагали кызы адреслы социаль ярдәм программасыннан файдаланып, заманча чигү машинасы сатып ала. Бу аңа катлаулырак һәм матуррак дизайннар булдырырга мөмкинлек һәм, үз чиратында, аның эшләренә кызыксынуны арттыра. Яңа технологияләр ярдәмендә аның костюмнары уникальгә әйләнеп, райондашлар игътибарын җәлеп итә. Фәһимә ханым ясаган костюмнар күзләрне сөендереп кенә калмый, яшь биючеләргә конкурсларда уңышларга ирешергә дә ярдәм итә.
Бию коллективларында аның уникаль костюмнарын кигән балалар призлы урыннар яулый, бу эшмәкәрнең югары сыйфатлы эшчәнлеген һәм профессиональлеген раслый. Эшмәкәрнең балалар иҗатын үстерүгә керткән өлеше, һичшиксез, зур әһәмияткә ия.
“Без – эшкуарларның төп ярдәмчеләре. Безнең кулда хакимият, башкарма, җәмәгать вәкаләтләре тупланган. Бурычыбыз – муниципалитет дәрәҗәсендә бизнеска ярдәм итүнең барлык институтларын берләштерү. Эшкуарлар хокукларын яклау һәм инвестицияләр җәлеп итү белән бәйле функцияләрне гамәлгә ашырабыз. Районыбызда, гомумән, республикада да кече һәм урта бизнес күләме арта бара. Кече бизнесның районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше елдан-ел саллырак була бара. Кече эшкуарлык халыкның мәшгульлегенә бәйле проблемаларны хәл итүне, яңа предприятиеләр һәм эш урыннары ачып, базарны төрле төр товарлар белән баетуны да тәэмин итә. Районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү – икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Шуны да билгеләп үтәсе килә эшкуарлык – ул теләсә кем булдыра ала торган һөнәр түгел. Эшкуар тиз арада көтелмәгән карарлар кабул итә белергә, кырыс холыклы булырга, кешеләр белән эшли белергә, шулай ук аңарда көчле сиземләү сәләте дә булырга тиеш”, – ди бизнес-шериф Рима Рим кызы Рәхимова.
Фәһимә Морзагали кызы Садриева – үз эшенең остасы гына түгел, күпләр өчен матур үрнәк тә. Аның хезмәт сөючәнлеге, тегү һәм чигүгә һәвәслеге бизнесын уңышлы һәм ихтыяҗлы итә.
“Яшь райондашларыбыз үз эшләрен башларга курыкмасын иде. Тик көтеп утырырга гына кирәкми, үзеңә дә тырыш булырга кирәк. Район хакимияте, шәхсән үзем, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзербез. Кызыксындырган сораулар һәм борчулы мәсьәләләр буенча 8 (34796) 3-18-53 телефоны буенча шалтырата аласыз,” – ди Рима Рим кызы.