ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
12 апрель 2025, 04:35

Башкортстан-Җиһан бәйләнеше

12 апрельдә илебездә билгеләнгән Космонавтика көне уңаеннан Башкортстанны космос киңлекләре белән бәйләүче фактлар турында берникадәр бәян итәргә булдык.

Башкортстан-Җиһан бәйләнешеБашкортстан-Җиһан бәйләнеше
Башкортстан-Җиһан бәйләнеше

 Белүебезчә, 1961 елның нәкъ шушы көнендә Юрий Гагарин дөньяда беренче тапкыр “Восток” космик кораблендә Җир планетасы тирәли әйләнеп чыкты һәм пилотлы очышлар эпохасын ачты. Әйткәндәй, безнең Башкортстанның да үз космонавты да бар. Ул – Әлшәй районының Никифар авылында туып үскән Урал Нәҗип улы Солтанов, хәрби очучы, сынаучы-космонавт. Якташыбыз “Буран” кораблена идарә итү һәм Җиһанга очыру буенча программаны эшләүдә катнаша. Дәүләкән районында 2012 елда аның исемен йөрткән Халыкара җәйге аэрокосмос мәктәбе ачыла. Русия Герое, очучы-космонавт Михаил Тюрин Җиһан киңлекләренә өч тапкыр күтәрелә. Ул 2020 елда 60 яшендә Башкортстан парашютчылары белән бер командада “Зур формацияләр – 20 кеше” рекордын куюда катнаша. Рекорд куелганнан соң герой-космонавт Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка республикада парашют спортын үстерүгә ярдәм иткәне өчен Рәхмәт хатын җибәрә. Уфадагы Черниковка бистәсендә дә космос тарихына бәйле урам бар. 1964 елның 2 октябрендә Байконур космодромыннан космоска очкан "Восход" җиһан корабында капитан Владимир Михайлович Комаров була. Ул катапульта һәм скафандрсыз очучы беренче кеше була. Аның тормыш иптәше Валентина Яковлевна Комарова (Киселева) тумышы белән Уфадан була. Ул безнең республикага берничә тапкыр килә. 1965 елда башкалада Дуслык монументын ачуда катнаша. Ул 1967 елда фаҗигале вафат булгач, Черни ковкадагы Институт урамы Комаров урамы дип үзгәртелә. "Кузгалдык!" ("Поехали!"), — дигән легендар сүз 1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин белән бергә җиһанга күтәрелә. Уфадагы урамга аның хөрмәтенә исем бирелә. Ул Сипайлово да урнашкан, шунда ук бер йортның фасадында аның портреты белән граффити эшләнгән. Ул рәсемнең зурлыгы 7х9 метр. Шулай ук беренче космонавтның исеме Уфаның "Салават Юлаев" хоккей командасы 2010/2011 еллар сезонында Континенталь хоккей лигасы чемпионаты чикләрендә яулауга ирешкән төп бүләк – "Гагарин Кубогы" белән дә бәйле. "Роскосмос" космонавты Иван Вагнер Халыкара җиһан станциясе бортыннан Урал тауларын фотосурәткә төшерә. Русия астронавты Сергей Рязанский социаль челтәрдә космостан янә бер фотосурәтне урнаштыра. Анда республика башкаласы төшерелгән. Ул шулай ук шәһәр турында берничә фактта китерә. 1990 елның 17 маенда 300 килограмм авырлыктагы тимер метеорит Стәрлетамак шәһәренән көн батышка таба 20 километр читтәге совхоз басуына төшә. Икенче көнне анда барган урындагы журналистлар әйтүенчә, метеорит төшкән чокырның диамет ры 10, тирәнлеге 5 метр чамасы була. Әлеге вакыйганың үзенчәлеге шунда – моңа кадәр күзәтүләр алып барылган мондый очракта аларның берсеннән соң гына кратер барлыкка килә. Ул – атаклы Сихотэ-Алинь “Тимер яңгыры” ннан соң барлыкка килгән. Димәк, Стәрлетамак метеориты икенче очрак була. Әлеге вакытта бу күк җисеме Уфаның археология һәм этно графия музеенда саклана. Башкортстанны космонавтика белән бәйләүче янә бер тармак – ул Салават шәһәрендәге химия заводы. Үз тарихын 1962 елдан башлаган бу оешмада “Роскосмос” дәүләт корпорациясе һәм Оборона министрлыгы өчен продукция җитештерелә.

Бу язма Эльза Исламованың интернет челтәрендәге материалы буенча басмага әзерләнде.

Автор:Үз Хәбәрчебез.
Читайте нас