+22 °С
Яңгыр
Районыбызның 95 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.
Шушы көннәрдә Яңа Калмаш авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре "Яратам бу дөньяны” дип аталган шигърият сәгате оештырды. Чарада якташыбыз Рәмзия Шәрәфетдинова(Зиннәтуллина) иҗаты белән таныштылар.
Шигърият сәгатендә язучының шигырьләренә язылган җырлар яңгырады, туган якка багышланган, күңелгә үтеп керерлек шигырьләре укылды. Китапханәче авылда яшәүче өлкән буын вәкилләрен дә шагыйрә тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.