+22 °С
Яңгыр


Эшкә урнашырга теләүчеләр тәкъдим ителгән вакансияләр белән таныштылар, әңгәмәләр үттеләр, дәүләт ярдәме чаралары турында белделәр, консультацияләр алдылар. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне сәламләде, хезмәткәрләр эзләү белән кызыксынган оешма-предприятиеләр вәкилләре белән аралашты. Шулай ук район җитәкчесе социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм ярдәм алган һәм бүген үз эшләрен уңышлы алып баручы инициативалы кешеләр белән әңгәмәләште. Биредә шулай ук мәктәп укучылары ашыгыч ярдәм, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, полиция автотранспорты төрләре белән таныша алды һәм булачак һөнәр сайлау турында уйланды.