ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
22 апрель 2025, 09:20

Буыннан-буынга мирас итеп

Һәр халыкның буыннан-буынга күчеп милләтне милләт итеп яшәткән гореф-гадәтләре, әхлакый кагыйдәләре бар һәм һәр буын аларны сакларга, камилләштерергә бурычлы.

Буыннан-буынга мирас итепБуыннан-буынга мирас итеп
Буыннан-буынга мирас итеп
Районыбызда да балаларга туган телгә, халкыбызның рухи мирасына карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү буенча күп эшләр башкарыла. Чакмагыш гимназиясенең башлангыч мәктәбендә дә бу юнәлештә матур эшчәнлек алып барыла. Биредә балаларда туган ягың белән горурлану, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган төбәкнең тарихын өйрәнүдә кызыксыну булдыру, аның күренекле шәхесләре белән таныштыру, туган телгә, әдәбиятка, йолаларга, гореф-гадәтләргә мәхәббәт уяту максатында даими рәвештә бик күп матур чаралар, очрашулар үткәрү хәзер инде матур традициягә әверелде, дисәк тә бер дә хата булмас.
Чакмагыш гимназиясенең башлангыч мәктәбендә узган чираттагы   ”Әбиемнең сандыгы” дип аталган   фольклор чара да һәрвакыттагыча чагу һәм мавыктыргыч узды. Әби-бабаларыбызның истәлекләре, гореф-гадәтләре аша укучылар татар халкының мәдәни мирасына сәяхәт итте. Биредә 2нче сыйныф укучылары  Чакмагыштагы татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" иҗтимагый оешмасының иң актив   әгъзасы – Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Фрит кызы Шәймөхәммәтова белән очрашты. Ул балаларны әбиләрнең сандыкларындагы буыннан-буынга тапшырылып килгән кадерле байлыклары,  халкыбызның тарихын чагылдырган,   татар халкының милли сәнгате,  декоратив  сәнгать  төрләре белән    таныштырды. Кызлар һәм малайлар  халкыбызның күңел җәүһәрләре булган чигүле сөлгеләр,  эскәтер, милли киемнәр,  купшы калфак-түбәтәйләр,  бөтен дөньяга билгеле булган затлы читекләр,  нәфис алка,  чулпы,    беләзекләр,  матур ташлар белән бизәлгән  әйберләр турында зур кызыксыну белән тыңлады, соклану хисләре белдерде. Сандыктан бу әйберләрне чыгарып, Илсөяр Фрит кызы шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары, милли фольклоры-уеннары, риваятьләре, җырлары, биюләре турында сөйләде. Балалар, борынгы сандыкка күз салып, милли кием һәм бизәнү әйберләренең үзенчәлекләре белән таныша алдылар, чөнки  әби сандыгында иң яшерен серләрне саклучы   халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Әбиебезнең сандыгы чыннан да серле икән бит! Аны ачкан саен укучылар  үзләре өчен бик күп яңалык белә алдылар. 
  Балалар сәнгать мәктәбенең Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева җитәкчелегендәге 3А сыйныф укучылары башкаруындагы татар халык биюе чарага аерым бер  ямь өстәде. Өлкәннәргә  хөрмәт тәрбияләү, халкыбызның тарихына, җырлы-биюле уеннарына   кызыксыну уяту, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мәкаль-әйтемнәребезне кабат искә төшерү балалар өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды. Мондый фольклор чаралары яшь буынны халык мәдәнияте чыганакларына тарта, милли традицияләрне һәм гаилә кыйммәтләрен сакларга ярдәм итә, туган якка мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. 

 

Буыннан-буынга мирас итеп
Буыннан-буынга мирас итеп
Буыннан-буынга мирас итеп
Буыннан-буынга мирас итеп
Буыннан-буынга мирас итеп
Буыннан-буынга мирас итеп
Буыннан-буынга мирас итеп
Буыннан-буынга мирас итеп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас