

Алар өчен бердәм көч белән квадрокоптерлар, тепловизорлар, БПЛА ачыклау өчен детектор, рацияләр, дроннар өчен запас частьләр, маскировка челтәрләре, генераторлар, инструментлар, продуктлар һәм башкалар җыелды.
"Нива" автомобиле, мотоцикл һәм посылкаларның бер өлеше республика гуманитар ярдәменең составында озатылачак.
“Бөек Җиңүнең 80-еллыгын каршы алганда без без якташларыбызның хәлен белергә, аларга батырлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт белдерергә бурычлы.
Гуманитар йөкне җыюда катнашкан, битараф булмаган изге күңелле райондашларга, авыл халкына, предприятие-оешма коллективларына, мәгариф учреждениеләренә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, эшмәкәрләргә, волонтерларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт!”– дип язып чыкты үзенең социаль челтәрләрендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев. Гуманитар йөкне ул шәхсән үзе һәм аның киңәшчесе Айдар Фәнил улы Насыйров озата китте.
Аларның исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез!