

Яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру максатында районда бик күп чаралар оештырылып тора. Шушы проблемага багышланган чираттагы чара Чакмагыштагы Башкортстан-аграр технология көллияте филиалында узды. Аны Яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгеч Ирина Мансурова үткәрде. “Юк дип әйтә бел!” дип аталаган әлеге аралашу сәгатендә Ирина Хәбиб кызы яшүсмерләрне наркотикларның килеп чыгу һәм таралу тарихы белән таныштырды, аларны куллануның авыр нәтиҗәләренә игътибар юнәлтте. Кызлар һәм егетләр сәламәтлекнең какшавы, психиканың бозылуы, наркотикларга бәйлелек, туганнар белән мөнәсәбәтләрнең бозылуы кебек наркотиклар куллана башлауның сәбәпләрен билгеләделәр.
Чарага йомгак ясап анда катнашучылар мондый нәтиҗәгә килделәр: “Сәламәтлек – иң кыйммәтле бүләк һәм сәламәтлекне формалаштыру кешенең үзенә, аның сәламәт яшәү рәвешенә бәйле. Ә сәламәт яшәү рәвешенең нигезен дөрес туклану, физик активлык һәм зарарлы гадәтләрдән ерак тору тәшкил итә”.
Русия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге мәгълуматлары буенча еш кына мондый сүзләр ишетергә була: “Полиция гади наркоманнарны гына тоткарлый, ә эре наркоэшмәкәрләр һәрвакыт читтә кала”. Бу алай түгел. Интернетны куллану да, иң заманча технологияләр дә наркоҗинаятьләрне ачыкларга һәм җинаятьчеләрне җаваплылыкка тартырга комачауламый.
Гамәлдәге законнар нигезендә наркотиклар тараткан өчен максималь җәза – гомерлеккә иректән мәхрүм итү. Наркотикларга бәйлелек кешене наркотиклар тарату, мутлык кылу (мошенниклык), урлау, талау, кеше үтерү кебек җинаятьләр кылуга этәрә. Наркотик тәэсирендә кеше гадәти хәлдә беркайчан да батырчылык итмәгән җинаятьчел гамәлләр кыла. Наркотиклы матдәләр сатып алучы кеше криминаль структуралар белән элемтәгә керә һәм закон бозучыга әверелә.
Наркотикларны урлау яки янап куркытып алу өчен җинаять җаваплылыгы инде 14 яшьтән башлана. 16 яшькә җиткәч, шулай ук наркоҗинаятьләр өчен дә 228, 228.1, 228.4, 230, 231, 232, 234.1 РФ Җинаять кодексы буенча җаваплылык каралган.
Кайберәүләр әйтер: “Төрмәгә наркотиклар саткан өчен генә утыртырга мөмкиннәр, ә әгәр кеше беркемгә дә сатмаса һәм наркотикларны үзе генә куллана икән, бернинди җаваплылык булмаячак”. Бу – ялгыш фикер. Русиядә «Наркотиклы чаралар һәм психотроп матдәләр турында» 3-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә теләсә нинди медицина тәгаенләнешендәге булмаган наркотиклар куллану закон тарафыннан тыелган! Моның өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы белән 5 мең сумга кадәр административ штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган. Административ җаваплылык 16 яшьтән башлана. Моннан тыш, наркотик матдәләр яки психотроп матдәләр булган наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның прекурсорларын пропагандалау законсыз (РФ КоАП 6.13 маддәсе). Мәсәлән, киемдә тиешле символиканы урнаштыру һ.б. шул ук маддә буенча йорт диварларында наркотиклар тәкъдим итүче сайтларның рекламасын җәеп җибәрүчеләрне җәзага тарттырыла («трафаретчиклар»дип аталучылар).