ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
24 апрель 2025, 07:10

Өлкәннәребез “Торатау”га сәяхәткә юлланды

Республикада биш елга якын инде “Башкортстан озын гомерлелеге. Туризм” төбәк проекты гамәлдә. Шушы еллар дәвамында бик күп хаклы ялдагы өлкәннәр төбәк башкаласына һәм республиканың истәлекле урыннарына сәяхәт кылып, уңай тәэссоратлар алып, ял итеп кайтты. Безнең райондашларыбыз дә әлеге проектка бик теләп, актив кушыла.

Өлкәннәребез “Торатау”га сәяхәткә юлландыӨлкәннәребез “Торатау”га сәяхәткә юлланды
Өлкәннәребез “Торатау”га сәяхәткә юлланды


“Башкортстан озын гомерелеге” проекты буенча бер көнлек сәяхәтләр быел да оештырыла. Аларның тәүгесе чикләрендә бүген биш дистә хаклы ялдагы якташларыбыз “Торатау” шиханына бер көнлек экскурсиягә юл тотты. Сәяхәткә китүче өлкәннәрне районда шушы турларны оештыручы муниципаль район хакимияте хезмәткәре – мәгълүмат-аналитика эшчәнлеге буенча сектор мөдире Айгөл Ильмер кызы Жданова сәламләде һәм уңышлы сәфәр теләде. Якташларыбыз шушы тур чикләрендә “Торатау” визит-үзәгендә булып, бу данлыклы тауга менеп карый алачак, чолыкчылык умартасында экскурсиядә булып, аның үзенчәлекләре турында беләчәк, шулай ук җәядән ук ату буенча осталык сәгатендә катнашып, милли костюмнарда фотосессиядә катнаша алачак. Программа буенча шулай ук “Суфия” мәчетендә булу да каралган.
Без якташларыбызга хәерле, имин юллар һәм бик күп онытылмаслык хәтирәләргә ия булып кайтуларын телибез.

Өлкәннәребез “Торатау”га сәяхәткә юлланды
Өлкәннәребез “Торатау”га сәяхәткә юлланды
Өлкәннәребез “Торатау”га сәяхәткә юлланды
Өлкәннәребез “Торатау”га сәяхәткә юлланды
Автор:Рәзилә Арыҫланова
Читайте нас