ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
24 апрель 2025, 09:30

Милли йолаларыбызны онытмыйбыз

Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.

Милли йолаларыбызны онытмыйбызМилли йолаларыбызны онытмыйбыз
Милли йолаларыбызны онытмыйбыз
 
  Иске Ихсан авылы клубы каршындагы мәйданда да халкыбызның бу яраткан  фольклор бәйрәме зурлап күңелле үткәрелде. Ул авыл мәдәният йортлары һәм клублары арасында «КЛУБ’оk XXI века» республика конкурсы чикләрендә  оештырылды. Бу иң күңелле, көтеп алынган   йола – татар һәм башкорт халкының иң яраткан һәм хөрмәт ителгән язгы бәйрәмнәренең берсе, ул табигатьнең уянуын һәм күптән көтелгән җылылыкның килүен символлаштыра.
Борынгы йола буенча бу көнне милли киемнәрдән бәйрәмчә  киенгән балалар  авылдашларның өйләре  буенча йөреп, бәйрәм боткасына   ярма, йомырка, май, сөт җыйдылар, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләделәр, халыкны бәйрәмгә чакырдылар.  Һәр йорт әгъзалары балаларның  үтенеченә шатланып җавап бирде, чөнки бу йолада катнашу – иминлек һәм мул уңыш нигезе.    
Бәйрәм азан әйтү белән ачылды. Артабан аның  алып баручысы – Иске Ихсан авылы клубы мөдире Гүзәл Хәйруллина  бирегә җыелучыларны «Карга боткасы»ның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, бу көнгә бәйле кызыклы мәгълуматлар һәм ышанулар белән уртаклашты.  Мәйданда шатлык һәм бәйрәм кәефе  хөкем сөрде. 
Чара барышында учак тергезеп, казан астылар, тәмле ботка пешерелде. Ботка пешкәнче кызлар һәм малайлар “Ак тирәк-күк тирәк”, “Очты-очты”, Тычкан белән песи”, “Буяу сатучы” кебек төрле кызыклы халык уеннары уйнадылар, җырлар җырладылар, табышмаклар чиштеләр, мәкальләр әйттеләр. Аннан соң һәммәсе дә  бергәләп телеңне йотарлык тәмле боткадан авыз итеп, тәмлекәчләр белән чәй эчтеләр.
Ботканы балалар үзләре генә ашап бетермәде, ә изге йола буенча аның күп өлешен каргаларга дип ялан өстенә сибеп калдырдылар.  
Кырда учак ягу, ботка пешерү белән мәш килү, саф һавада күңел ачу  һәммәсенә дә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирде. Соңыннан алар читкәрәк китеп   каргаларның көтүе белән төшеп, ничек итеп “карр-карр” килеп ботка белән сыйлануларын карап куандылар.
Бәйрәмдә катнашучылар бу көнне бәйрәмгә хас булган теләкләр әйттеләр, җирдән муллык, күктән яңгыр, кояштан җылылык, табигатьтән бәрәкәт, илгә туклык, гаиләләргә иминлек теләделәр. Җаннары-тәннәре белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен, язгы ташуларның тизрәк агып китүен сорадылар.
Бәйрәмнән соң балалар әлеге халык бәйрәмендә катнашу аларның күңеленә хуш килүен,  бигрәк тә җырлап-уйнап күңел ачу, тәмле карга боткасы белән сыйлану мизгелләре  күңелле булуы турында тәэссоратлары белән уртаклаштылар. Бәйрәмне күзәтүче өлкән буын вәкилләре дә яшь буынның халкыбыз йолалары белән танышып, борынгы бәйрәм-йолалары үрнәгендә матур тәрбия ала алуларына сөенүләрен белдерделәр һәм мондый чараларны матур итеп оештыручы, балаларны да, өлкәннәрне дә төрле мәдәни чараларга актив җәлеп итүче Гүзәл Фәрит кызы Хәйруллинаның зур тырышлыгын билгеләделәр. 
Милли йолаларыбызны онытмыйбыз
Милли йолаларыбызны онытмыйбыз
Милли йолаларыбызны онытмыйбыз
Милли йолаларыбызны онытмыйбыз
Милли йолаларыбызны онытмыйбыз
Милли йолаларыбызны онытмыйбыз
Милли йолаларыбызны онытмыйбыз
Милли йолаларыбызны онытмыйбыз
Милли йолаларыбызны онытмыйбыз
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас