Шартлау нәтиҗәсендә тирә-якка якынча 190 тонна радиоактив матдәләр таралды. Белоруссия, Украина һәм Русиянең 150 мең квадрат километр мәйданы зарарлану зонасына эләкте. Авария нәтиҗәсендә хасил булган радиоактив болыт СССРның, Европа өлеше, Көнчыгыш Европа һәм Скандинавия өстеннән узды. Чернобыльдә яшәүчеләр Хиросимадагы атом бомбасы шартлау белән чагыштырганда 90 тапкыр күбрәк нурланыш алды.
Зарарсызландыру эшләре 1986 елның апреленнән 1990 елның декабренә кадәр дәвам итә. Авариядән соң ук янгын сүндерүчеләр, гражданнар оборонасы подразделениеләре һәлакәт нәтиҗәләре белән көрәшә башлыйлар. Әмма меңнәрчә километрларга сузылган радиоактив зарарлану мәйданнарын алар көче белән генә чистартып бетерерлек булмый шул. Әлеге эшләргә хәрби частьлар, илнең барлык төбәкләреннән белгечләр һәм эшчеләр дә җәлеп ителә. Чернобыль авариясе нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңнән артык кеше катнаша. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның (аларны ликвидаторлар дип тә атыйлар) геройларча, үз-үзләрен аямый хезмәт итүләре нәтиҗәсендә глобаль куркыныч чигендерелә.
Авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән райондашларыбызга ел саен кадер-хөрмәт күрсәтелә. Шул уңайдан күркәм традиция буенча районыбызның Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда Чернобыль фаҗигасенә багышланган чара узды. Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы райондашларыбыз һәм һәлак булган ликвидацияләүдә катнашучыларның гаилә әгъзалары белән очрашуга муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, Башкортстан аграр-технология көллияте студентлары, район үзәк дәваханәсе, пенсия фонды, “Изгелек территориясе”, Гаилә хезмәте вәкилләре катнашты.
“Безнең хөрмәтле ветераннарыбыз нәрсәләр кичергәннәрен үзләре генә беләләр. Тормыш нәкъ менә аларны сайлаган. Кызганычка каршы, аларның күбесе безнең арабызда юк инде. Аларның гаилә әгъзаларына бүгенге чарада катнашулары өчен рәхмәт. Безнең ликвидаторлар йөзләгән кешеләрнең гомерләрен һәм сәламәтлеген саклап калдылар. Чакмагыш районында яшәүчеләрнең һәммәсе исеменнән дә сезгә зур рәхмәт белдерәм һәм алдыгызда баш иям. Алар белән күпме аралашам: һәрчак бик тыйнак, беркайчан да мактанмыйлар, сабыр, түземле кешеләр һәм беркайчан да боегып йөрмиләр, һәрчак оптимистик рухта калалар. Шуңа күрә мин сезне түземле, сабыр булырга чакырам, шулай ук тырыш, хезмәт сөючән булыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте чыгышында Светлана Фларис кызы булачак Ватаныбыз сакчылары – студент егетләргә. Ә инде Чернобыль атом электростанциясендәге һәлакәт нәиҗәләрен бетерүдә катнашкан райондашларыбызны ул ныклы сәламәтлек, һәрчак актив булып калырга, районда уздырыла торган чараларда актив катнашырга, һәрвакыт шундый күтәренке, яшь күңелле булып калырга чакырды.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.