

Чакмагышта туып үскән егет туган авылында гимназияне тәмамлаганнан соң, нефть колледжына укырга керә. Ростов өлкәсендә хәрби хезмәт күнекмәләре үткәннән соң, контракт төзешеп махсус хәрби операция зонасына юллана һәм бүгенге көнгә кадәр биредә илебез иминлеге сагында тора.
Укучылар белән очрашуда ул солдат хезмәте, үзенең хәрби бурычлары турында сөйләде. Яугир хәзерге заман хәрбие физик яктан әзер булудан тыш, тирән белемгә ия булырга, катлаулы хәлләрдә карарларны тиз кабул итә белергә, үз-үзен даими үстерүгә һәм укытуга әзер булырга тиешлеген ассызыклады.
Чара барышында кызлар һәм егетләр якташыбызга хәрбиләрнең көндәлек тормышы, солдатларыбызның кораллануы, алгы сызыкта көнкүреш шартлары, очрашырга туры килгән кыенлыклар турында сораулар бирделәр. Әңгәмә ахырында балалар хәрбигә ныклы сәламәтлек, имин хезмәт һәм Җиңү яулап тизрәк туган ягына әйләнеп кайтуын теләделәр.
8”Б” сыйныф җитәкчесе Рәмилә Радис кызы Ваһапова билгеләп үтүенчә, мондый чараның төп максаты – хәрби хезмәт турында сөйләү генә түгел, ә яшьләрдә үз илең өчен горурлык хисе, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү.