+28 °С
Болытлы


Бу кием күргәзмәсе генә түгел, ә креатив идеяләр өчен тулы бер платформа, анда дизайнерлар, рәссамнар һәм студентлар үз эшләрен күрсәтә һәм тәҗрибә уртаклаша ала. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары UFA FASHION WEEK кысаларында «Кояшлы түгәрәк» Бөтенрусия яшь дизайнерлар конкурсында актив катнаштылар.
Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче укучыларыбыз (җитәкчеләре Мәгалимова З.Р.) «Заман» коллекциясен «Этнодизайн»номинациясендә тәкъдим иттеләр. Аларның Башкортстанның мәдәни традицияләре һәм табигый мотивлары белән рухландырылган уникаль эшләнмәләре II дәрәҗә Дипломга лаек булды. Котлыйбыз!