+21 °С
Болытлы


Чакмагыш беренче урта мәктәбе дә бөтенрусия белем бирү оешмаларының террорга каршы хәвефсезлек һәм теракт кылынганда эш итү күнекмәләренә кушылды.
Бүген педагоглар коллективы теоретик һәм практик биремнәрне үзләштерде, аларны көч структуралары белгечләре күзәттеләр һәм мәктәп җитәкчеләренә киңәшләр бирделәр.
“Мондый өйрәнүләр даими уза. Анда “Росговардия”, мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә катнаша. Бүген шартлы террористның территориягә үтеп керүен һәм мәктәп персоналының саклык чараларын ничек күрүләрен күзәттек. Тулаем алганда, алар барысын да дөрес башкарды”, – диде Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Бикмөхәммәтов.