

Май кояшы елмаеп җиргә алсу нурларын сипкән сихри мәлдә дөньяга килгәнгәдерме, менә утыз елдан артык инде яшь коллегам – район үзәк дәваханәсе табиб эпидемиологы ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләренең башлангыч һөнәри оешмасы рәисе урынбасары Айгөл Рәзил кызы Казаева яз кояшыдай мөлаем йөзендә нур балкытып, якташларын төрле йогышлы чирләрдән курчалау хакына бәһалап бетергесез зур хезмәт башкара. Аның белән аралашканда ук бөтен сырхау-авыруларың арткы планга күчә, дигәндәй. Бу һөнәргә сөю аңа ана карынында ук – медицина хезмәткәре булган әнисеннән күчкәндер, мөгаен. Район үзәгендә хезмәтсөярләр гаиләсендә 1975 елның 4 маенда дөньяга килгән бөтерчек кебек кызчыкка Айгөл исемен бирүләре табигый, чөнки беренче авазын салганда ук дөньяга елмаеп туган ул. Кечкенәдән кул арасына кереп, әти-әнисенең сөенече, кечерәк энесенең сөе- кле апасы булып үсә. Мәктәп елларында укуда яхшы өлгереше, үрнәкле тәртибе, җәмәгать эшләрендә активлыгы белән аерылып тора. Табибә булып, кешеләрнең авыру сызлануларын җиңеләйтү, тизрәк савыгуда ярдәмләшү теләге кечкенә чагында курчакларын тезеп утыртып “дәвалап” уйнаганда тагын да көчәя төшкәндер. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул 1992 елда туп-туры медицина көллиятенә имтихан тота һәм 1995 елда кулына диплом алып, район үзәк дәваханәсенә эпидемиолог ярдәмчесе булып урнаша һәм бүгенгә кадәр шушы вазыйфаны олы җаваплылык хисе белән башкара. Табигатьтән салынган күркәм сыйфатлары аңа тиз арада коллективтагылар белән дә уртак тел табарга, райондашларының да олы ихтирамын яуларга ярдәм итә. Үз-үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә гадел таләпчән, алынган һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга күнеккән, даими рәвештә белемен һәм квалификациясен күтәрә баручы Айгөл Рәзил кызы бүген коллективта бай тәҗрибәгә ия, оста хезмәткәрләрнең берсе булып санала. Эшеннән аерылмыйча гына ул белемен Башкортстан дәүләт университетында күтәреп, югары белемле психолог белгечлегенә дә ия булды. Аның вазыйфа бурычларына оешма-учрежденииеләрдә һәм халык арасында санитар-гигиена таләпләренең төгәл үтәлешенә ирешү, йогышлы чирләр килеп чыгуга юл куймау һәм ачыкланган очракта таралып китүен кисәтү, чирле гражданнарны вакытында дәвалау һәм реабилитацияләп аякка бастыру керә. Күпкырлы эшчәнлеге бигрәк тә дөньякүләм пандемия вакытында ачык чагылыш тапты. Айгөл Рәзил кызы тәүгеләрдән булып ковид чире таралган участок үзәгендә кайнады, бөтен күңелен салып әлеге чир ачыкланган кешеләрне дәвалап аякка бастыруга тәүлек әйләнәсенә көчен кызганмады. Ул профилактик прививкалар ясау календарен төзеп кенә калмый, эпидемия таралуны искәртүгә кагылышлы барлык чаралар комплексын эшләүдә башлап йөри, оешма учреждениеләрдә эшләүче һәм гади халык катламнарының диспансер тикшерелеп торуын күзәтчелектә тота, күрелгән чаралар турында үз вакытында контроль органнарына хисап бирә бара. Күбәләктәй очып кына йөрүче җиңел сөякле, мөлаем йөзле әлеге ханымны дәваханә бүлекләрендә дә, оешма-учреждениеләрдә дә еш очрату бер дә гаҗәпләндерми – ул һөнәри бурычларын вакытын да, көчен дә кызганмыйча намуслы башкарырга күнеккән. Төп эшеннән тыш ул күп еллар дәвамында дәваханә хезмәткәрләренең һөнәри союзы җитәкчесенең алмаштыргысыз ярдәмчесе дә булып кала. Дәваханәнең үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшчәнлеге үзәгендә дә Айгөлебез үзен талантлы оештыручы итеп танытты, Бөтен русия “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексы нормативларын тапшыруда да ул башлап йөри, хезмәткәрләр өчен истә калырлык итеп һөнәри бәйрәмнәр һәм кичәләр әзерләп үткәрүдә тырышлык сала. Гомеренең һәр минуты хәвеф астында торган сөекле тормыш юлдашы – район эчке эшләр бүлеге начальнигы вазыйфасына кадәр үрләгән җан сөйгәне Нияз Ринат улын куркыныч җинаятьчеләрне эзәрлекләү төркеме хезмәткәре булганда да, Төньяк Кавказ төбәгенә берничә командировкасы вакытында да сабыр гына озатып җибәреп каршы алырга көч таба алуына да сокланып бетә алмыйбыз. Шушы олы йөрәкле ханым ике балаларын да лаеклы тәрбия биреп үстерүгә бөтен көчен салды. Кызлары әтисе һөнәрен үз итеп, аның юлын сайлады – тәфтишче буларак эчке эшләр органнарында хезмәт итә, уллары, югары белем алуыннан бүленеп торып, армиядә хезмәт итеп кайтты, бүген укуын дәвам итә – юрист булачак. Айгөл Рәзил кызы турында күп язып булыр иде. Әтисе өчен өзелеп торган хәстәрчел бала булып калуы, туганы Маратны үз баласыдай һәрвакыт курчалап торуы, барлык туганнарына ачык күңеле, назлы җылы мөнәсәбәте дә өстәлеп, аны искиткеч олы йөрәкле кеше итеп күрсәтә. Ул, чыннан да, шәфкать фәрештәсе, ак халатлы, керсез намуслы алиһә. Алда да шулай булып калсын, дип телибез. Зур уңышлар белән тулы гомер юлың гел бәхет кояшы астында гына үтсен, хөрмәтле коллегабыз!