ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
1 Май 2025, 11:00

Үз фатирлары булды

Бүгенге бәйрәм көне яшь райондашларыбыз Эльвина Вәлиуллина һәм Ильнар Суфиянов күңелендә аеруча истәлекле һәм шатлыклы хатирәләрнең берсе булып гомерләре дәвамында сакланыр, мөгаен.

Үз фатирлары булдыҮз фатирлары булды
Үз фатирлары булды

Ямьле Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнендә алар фатир хуҗасы булдылар. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аларга фатир ачкычларын тапшырып, шушы сөенечле вакыйга һәм бәйрәм белән ихлас тәбрикләп, иң яхшы теләкләр җиткерде. Бу фатирлар районыбыз яшьләренә ятим һәм ата-аналар каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру чикләрендә тапшырылды. Яшьләр үзләре дә, аларны тәрбияләп үстергән якын кешеләре — Нәзирә Әмирҗан кызы һәм Нәфисә Исмәгыйль кызы дә мондый хәстәрлек өчен район хакимияте башлыгына, аның урынбасарларына һәм хакимият хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтле булуларын белдерделәр. Якты, барлык уңайлыклары булган бу фатирлар район үзәгенең Ш. Сөләйманов урамында төзелгән өр-яңа, заманча өч катлы йортта урнашкан. Без Ильвина белән Ильнарга ныклы сәламәтлек, тормышларында тик уңышларга ирешеп, киләчәктә үзләренә дәүләт хәстәрлеге белән тапшырылган шушы фатирларда тик бәхетле тормыш кына кичерергә насыйп булуын телибез.

Үз фатирлары булды
Үз фатирлары булды
Үз фатирлары булды
Үз фатирлары булды
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас