ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 Май 2025, 03:45

Янгын – иң зур хәвеф

Язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы бермә-бер арта. Зур хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен уяу булырга, алдан ук чараларын күрергә кирәк.

Янгын – иң зур хәвефЯнгын – иң зур хәвеф
Янгын – иң зур хәвеф
 Кызганычка каршы, уздырыла торган чараларга карамастан, республикада һәм безнең районда янгын очраклары теркәлүе  дәвам итә. Агымдагы елның 24 апреленә ел башыннан районда 6 йорт һәм 5 мунча янган.  Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча күреләсе чаралар, профилактик төркемнәрнең эшчәнлеген көчәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 
Балалар хәвефсезлеге җәмгыятьтә һәрвакыт көнүзәк проблемаларның берсе булып кала. Алар – безнең киләчәгебез, шуңа күрә янгын булганда балаларның сәламәтлеген, имгәнүләрен кисәтү – безнең төп бурычыбыз. Балаларга янгын хәвеф-сезлеге турында кечкенә чактан ук төшендерү бик мөһим. Моңа әти-әниләр һәм балалар бакчаларында тәрбиячеләр тарафыннан да зур игътибар бүленергә тиеш. 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасында да балалар иминлегенә кагылышлы мондый чараларга җитди игътибар бирелә.  
30 апрельдә иң батыр һәм кыю кешеләр бәйрәме – Русия янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан "Капельки" төркемендә янгын хәвефсезлеге буенча комплекслы чаралар узды. Алар барышында балалар уен формасында белемнәрен һәм янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгыттылар, янгын сүндерүче һөнәре белән таныштылар. Балалар янгын чыгуның сәбәпләре һәм янгын сүндерүнең беренчел чаралары турында белделәр, Самуил. Маршакның «Кошкин дом», Сергей Михалковның «Дядя Степа» әсәрләре белән таныштылар.
    "Сказка", "Пчелки" кечкенәләр төркемендә дә хәвефсезлек кагыйдәләренә көн саен зур игътибар бирелә. Балалар белән янгын сүндерүчеләрнең кем булуы һәм аларга зур янгыннарны сүндерүдә нинди техника ярдәм итүе турында әңгәмәләр үткәрелә. Кызлар һәм малайлар кечкенә булуларына карамастан,  янгын сүндерүчеләр турында  зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сорауларга   җаваплар бирделәр. 
"Гномиклар" әзерлек төркеме, "Радуга" өлкәннәр төркеме балалары белән дә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре һәм янгын вакытында  үзеңне дөрсе тоту кагыйдәләре турында белемнәр беркетелде. Балалар «Шырпы балаларга уенчык түгел», «Янгын чыккан очракта», «Янгын сүндерүчеләр хезмәте», «Ут белән уйнама», «Ут – дус, ут – дошман», «Фатирда янгын», «Ут белән балалар шаярулары» тематик әңгәмәләрендә зур кызыксыну белән катнаштылар. Электр приборларын хәвефсез файдалану кагыйдәләренә дә аерым игътибар бирделәр. Янгын сүндерү сигнализациясе һәм янгын вакытында ничек эш итәргә кирәклеге турында таныштылар. Балаларны янгын вакытында үзләрен дөрес тотарга,  саклык чаралары күрергә, үзләрен якларга өйрәттеләр.
  "Непоседы" һәм "Фиксики" төркемнәрендә дә янгын хәвефсезлеге темасына мавыктыргыч әңгәмәләр үткәрделәр, ул танып белү генә түгел, бик кызыклы да булып чыкты. Биредә тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү машиналарының ничек җиһазландырылуы һәм аларның кешеләрне коткаруда һәм янгыннарны сүндерүдә нинди мөһим роль уйнавы турында фикер алыштылар.  Моннан тыш,  балаларга "Кошкин дом" мультфильмы  күрсәтелде, ул әлеге темага бик яхшы өстәмә булды. Анда балалар ут белән сак булырга кирәклеген һәм вәзгыять контроль астыннан ничек тиз чыга алуын күрделәр. Мультфильм аларга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү – формальлек кенә түгел, ә тормышны саклап кала ала торган кирәклек икәнен аңларга ярдәм итте.  
«Лучики» урта төркемендә балалар йорт шартларында да, табигатьтә дә янгын хәвефсезлегенең мөһим кагыйдәләре белән таныштылар. Алар янгын чыккан очракта нишләргә һәм мондый хәлләрдә ничек дөрес эш итәргә кирәклеге турында фикер алыштылар. Балалар янгын сүндерүчеләрнең  бәла-каза вакытында ярдәмгә килгән, утны сүндергән һәм кешеләрне саклаган чын геройлар булуы турында белделәр. Дәрес барышында балалар актив рәвештә сораулар бирделәр, белемнәре белән уртаклаштылар, шулай ук хәвефсезлек тәэмин итүче мөһим кагыйдәләр исемлеген төзеделәр. Дәрес азагында “янгын сүндерү машинасы”  рәсемен буядылар.
 18 апрельдән республикада янгынга каршы махсус режим кертелде. Тагын бер кабат исегезгә төшерәбез: бәла-казадан саклану өчен янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез! 
  – Бинада тәмәке тартмагыз һәм тәмәке төпчекләрен өйдә калдырмагыз;  
 – Электр приборларын һәм чыбыкларны даими тикшерегез; 
– Шырпыларны, кабызгычларны һәм башка янгын куркынычы булган әйберләрне алар өчен ерак урында саклагыз;
 – Өегездә янгын хәбәрчесе урнаштырыгыз, ул гомерне һәм милекне саклап калырга ярдәм итәчәк.
 – Үлән һәм чүп-чарны яндырмагыз; 
–  Сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташламагыз;
 –  Тиешсез урыннарда учак кабызмагыз;
 –  Территорияне  коры үсемлекләрдән вакытында чистартыгыз.
Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган! Шуны отнытмагыз: сезнең хәвефсезлегегез – үз кулларыгызда! Үзегезне, якыннарыгызны һәм мал-мөлкәтегезне саклагыз! 
Бердәм ашыгыч хезмәтләр номерлары: 101, 112, Чакмагыш районы Бердәм дежур диспетчерлык хезмәте: 8(34796) 3-53-01.
Янгын – иң зур хәвеф
Янгын – иң зур хәвеф
Янгын – иң зур хәвеф
Янгын – иң зур хәвеф
Янгын – иң зур хәвеф
Янгын – иң зур хәвеф
Янгын – иң зур хәвеф
Янгын – иң зур хәвеф
Янгын – иң зур хәвеф
Янгын – иң зур хәвеф
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас