

Алар яшәгән һәр авылда бу вакыйга олы бәйрәм төсен алды: хөрмәтле ветераннарның йорт ихаталарында урындагы мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, яшь армиячеләр, мәктәпләр укучылары, волонтерлар чагу концерт номерлары бүләк итте, безнең якты киләчәгебезне яулауга өлеш керткән ил агаларына хөрмәт-ихтирам хисләрен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җиткерде.
Һәр өч ветеранның да күкрәкләрен “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгеләре бизәде, шулай ук аларның һәркайсына олы кунаклар да, урыннардагы биләмә башлыклары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре дә ихлас теләкләр белән бүләкләр тапшырды, алда да очрашып-аралашып торырга вәгъдә бирделәр.
Бу турыда тулырак мәгълүматны “Игенче” гәзитенең чираттагы санында укыгыз.