

Тормышта шундый кешеләр була: ул тәүдә сихри,искиткеч ягымлы карашы белән синең күңелеңне яулап ала. Аннан соң инде үзең аның эчке дөньясына “кармак саласың”. Ә йөзеннән изгелек, шәфкатьлелек нурлары гына сирпелеп торган, кызларга биргесез чибәр, сөйкемле коллегам Флорида Корбанова белән тәү тапкыр очрашканга да дистә еллар үтеп киткән икән. Ә ул һаман үзгәрмәгән: тышкы кыяфәте дә,сөйләшү манерасы да, ягымлылыгы да. Хәтта “Юлдаш”ның гади генә тыңлаучысы да аның ихлас, матур тавышын эфир дулкыннары аша шунда ук шәйләп ала да, радио янына якынрак килә. Өйдәме,табигатьтәме,руль артындамы — чишмәдәй челтерәп аккан сихри тавыш күпләрне әсир итә. Кем уйлаган,Чакмагыш районының бер кечкенә авылында дөньяга аваз салган кыз кайчандыр башкалабыз Уфаны яулар да,эфир аша бөтен татарбашкорт дөньясын шаулатыр, дип?! Бу исә үзенең хыялында да булмагандыр. Шулай да Флорида кечкенәдән шигырьләрне сәнгатьле итеп уку белән мавыккан. Билгеле, мәктәп укучысы радиодан яңгыраган тапшы руларны кемнәр алып баруы, аларны ничек итеп эфирга чыгаруларын төшенә алмаган. Соңрак аның үзе өчен генә ши- гырьләр язуы телгә, әдәбиятка юнәлеш биргәндер... Яшьлек сукмакларының Башкортстан дәүләт педагогия институтының филология факультетына илтүе дә тиккә түгелдер. Югары белем алу өчен исәүҗәтлек тә, максатчанлык та кирәктер. Югыйсә, заманында иртән сәгать 7дән торып, туган авылы Чиялекулдан Яңа Каръяуды мәктәбенә белем алу өчен 7 чакрым араны ишеп яңгыр яуганда да,күз ачкысыз бураннарда да, әлбәттә, йөрәкләрне өздереп кошлар сайраганда да,моңсу гына сары яфраклар коелганда да йөргәннәр. Нишләсеннәр,йөрми чара юк. Әти-әниләренә белем алу тәтемәгән. Шулай да Өлфәт ага эретеп ябыштыручы һөнәренә ия булган,тырыш хезмәте орден медальләр белән бәһаланган. Нәфисә апа да — Чакмагыш районының хезмәт алдынгысы, ”Волга”колхозында сарыклар караган, район Советына депутат булып та сайланган. Җитмәсә, 5 бала белән хуҗалыкның 3 гектардан артык шикәр чөгендере басуын да утыйлар,чыгаралар. Кызлар һәммәсе дә тормышта үз урыннарын таптылар. Әти-әниләренең: «Гадел,намус белән яшәгез,таш белән атучыларга аш белән атыгыз»,— дигән амәнәтенә бүген дә тугры калып яши алар. Балалар төрлесе төрле якта гомер итә. Ә менә Флорида исә Уфаны сайлап ялгышмады. 1996 елда башкаланың 14 нче мәктәбендә ярыйсы гына педагогик сынау үтә. Биредә татар сыйныфын ачуда күп көч сала. Оештыру сәләтенә ия булган кыз биредә тәүге елда ук “Сөмбел”, ”Нәүрүз” һәм башка бәйрәмнәрне ихласлык белән үткәрә. Соңрак татар халкының кул эшләреннән торган музей да оештыра.Казаннан татар телендә басылган китаплар,уку әсбаплары алып кайта.“Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медаленә ия булган, күзләреннән нур бөркелгән, аяк табаннарыннан ут чәчрәп торган кызны Киров район Советы депутаты, Татар Конгрессының 1 съездына делегат итеп тәсайлыйлар. Уңган-булганнарның кайда да сәләтен күрәләр. Тора-бара кылынган изге гамәлләр эфир аша да яңгыраш таба. Бер үк вакытта үзе дә радиога төрле сюжетлар әзерләргә базнат итә. Соңрак талантлы радиожурналист Ләйсән Сәйфетдин исә Флорида Корбанованың журналистика өл- кәсендә дә сәләте,шулай ук матур тавышы барлыгын шәйләп ала һәм аны”Радио-2” каналына кодалый. Уйланулар, дулкынланулар аша шактый сынауларны уңышлы узгач, кичәге актив укытучы болытларга омтылган телебашня янындагы радиотапшырулар редакциясенә кыяр-кыймас кына аяк баса. Иҗади эш ошагач, җәһәннәмдәге“Инорс”бистәсеннән дә автобус белән яраткан коллективың янына канатланып киләсең икән. Шулай акрын гына иҗат казанында кайный башлый ул. Ә бит кайчакта яшь кызның:”Их, шул студиядә утырып,үзең әзерләгән сюжетларны микрофон алдында республикага бер яңгыратасы, тапшыру ахырында үз фамилияңне ишетәсе иде”, — дип хыялланган самими чаклары бар иде. Әнә шул мизгелләрдә нишләптер искиткеч үзенчәлекле, күңелләрне эретерлек ягымлы тавышлары белән радио тыңлаучыларны мөкиббән әсириткән Галимнур Бикбулатов, Наилә Галәветдинова, Әхәт Мортазин, Әсхәр Кәшфуллин, Ләйсән Сәйфетдин,Зифа Нагаева һәм башкалар аның күз алдына килде. Ни дисәң дә, эшли башлаган 1998елдан бирле ул алардан азмы-күпме осталык дәресләре дә алган бит әле. Шуңа да ул һәммәсенә рәхмәтле. Алай гына да түгел,Флорида Корбанова үзлегеннән күп нәрсәгә — заманында Казан дәүләт университетында журналистика факультетына нигез салучы профессор,минем әдәби героем,тамырлары белән Чакмагыш районыннан булган Флорид Әгъзамовның фәнни хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә дә вакыт таба. Сүз уңаенда радио, дикторлык өлкәсенә аяк баскан яшьләргә бөтен татар дөньясын шаулаткан,заманында Татарстан радиосының атаклы дикторы,соңыннан мәшһүр конферансье, РСФСРның халык артисты,Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты,данлыклы якташыбыз,шулай ук әдәби героем Айрат Арслановның (чыгышы белән Бүздәк районыннан) өстәл китабына әйләнгән “Сүз тәме” исемле җыентыгын уку радио, телевидениедә тапшыру алып баручыларга бик тә файдалы булыр иде. Чөнки эфирда яңгыраган һәр сүз мәгънәле дә, үтемле дә, шул ук вакытта фәһемле дә булырга тиеш. Аның кадере дә шундадыр. Бу хакта китапта җентекләп язылган.
(Бу тулырак язманы "Игенче" гәзитендә укый аласыз)