ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
7 Май 2025, 16:10

Каһарманлыгы белән үлемсез ул

Илебездә Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләү алдыннан район хәрби комиссариатында тантаналы чара үтте.

Каһарманлыгы белән үлемсез улКаһарманлыгы белән үлемсез ул
Каһарманлыгы белән үлемсез ул

Аның барышында Бөек Ватан сугышы елларындагы яугирләрнең лаеклы дәвамчысы – илебез бәйсезлеген яклап, махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташыбыз Артур Александрович Якимовның каһарманлыгын лаеклы бәһалаган югары дәүләт бүләге тапшырылды. Тиңдәшсез батырлык, рух ныклыгы һәм Ватанга чиксез тугрылык символы булган Каһарманлык орденын яугир якташыбызның гомер юлдашы Эльмира Вәзир кызына районның хәрби комиссары Альберт Хәниф улы Хәбиров тапшырды. “Без Ватаныбызның лаеклы сакчысы булган райондашыбыз Артур Александрович белән чиксез горурланабыз. Нәкъ аның кебек батыр егетләребез илебез бәйсезлеген яклаганга без бүген тыныч тормышта яши һәм Бөек Җиңү тантанасын лаеклы каршылый алабыз. Без сезгә рух ныклыгы, балаларыгызның әтиләренең батырлыгы турында белеп, герой әтиләре белән горурланып, аның лаеклы алмашчылары булып үсүләрен телибез. Рәхмәт Сезгә!” – диде ул фидакарь якташыбызның гомер юлдашына орденны тапшырганда. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова Эльмира Вәзир кызына мөрәҗәгать итеп, бу югары дәүләт бүләге Русия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы белән тиңе булмаган каһарманлык өчен тапшырылуы һәм шушы тантананың нәкъ менә Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан үтүе зур әһәмияткә ия булуы хакында әйтте һәм Артур Александровичның каһарманлыгы хәрби заданиенең лаеклы үтәлүенә, шулай ук күп яудашларының гомерләрен саклап калуга булышлык итүен билгеләп, яугирнең гомер юлдашына ихлас теләкләр белдерде. Бу чара тантанада катнашкан үсмер егетләр өчен дә зур тәрбияви әһәмияткә ия булды. Аларга мөрәҗәгать итеп, Альберт Хәниф улы Хәбиров: “Сез – илебезнең ышанычы, бүгенге каһарман якташларыбызның дәвамчылары. Бу хәрби операция илебез Җиңүе белән тәмамланачагына һичнинди шик юк. Дәүләтебез бәйсезлеген һәрчак Артур Александрович кебек, яугир якташларыбыз үрнәгендә тәрбия алып үскән Ватаныбызның лаеклы уллары яклаячагына ныклы ышаныбыз”, – диде. Батыр якташыбызның якын кешесенә Каһарманлык орденын тапшыру аның батырлыгына хөрмәт билгесе генә түгел, бердәмлек һәм Ватанга тугрылык, патриотлык хисләренең аеруча мөһимлеген янә бер искә төшерү тантанасы да булды. Аның фидакарьлеге яшь буын вәкилләрен игелелекле эшләргә һәм Туган илгә лаеклы хезмәт итүгә рухландырсын иде. Якташларыбыз арасында шундый геройлар булуы һәр райондашыбыз өчен чиксез горурлык һәм алар турындагы якты истәлек йөрәкләрдә сакланып, буыннардан-буыннарга тапшырылыр. Илебез каһарманнарына мәңгелек дан!

Каһарманлыгы белән үлемсез ул
Каһарманлыгы белән үлемсез ул
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас