ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
14 Май 2025, 11:10

Балалар кулларында – тере тарих

Җиңү көне – һәммәбез  өчен дә зур, изге бәйрәм һәм без, илнең бүгенге гражданнары, Җиңү истәлеген, Җиңү көнен бәйрәм итү традицияләрен киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз. Әлеге зур бәйрәм алды районда төрле патриотик чараларга бай булды. 

Балалар кулларында –  тере тарихБалалар кулларында –  тере тарих
Балалар кулларында – тере тарих
 
  5нче “Шатлык” балалар бакчасының “Гөмбәчекләр” нәниләр төркемендә дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап истәлекле матур чара – Чакмагыш районы ветераннар советы рәисе һәм биредә тәрбияләнүчеләрнең картәтисе Идгар Габдрахман улы Ениикеев белән очрашу булды.  Идгар Габдрахман улы  без истә тотарга тиешле тарихның – кырыс, дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларының  тере шаһиты – сугыш чоры баласы. Бәләкәчләр зур дулкынлану белән ветеранның әтисенең чын сугыш медальләрен карадылар, саргайган сугыш еллары фотосүрәтләрен кулларында тоттылар, ул авыр вакытларда балачакның нинди булуы турындагы зур кызыксыну белән  тыңладылар. 
Очрашу  кечкенә йөрәкләрдә хәтер һәм рәхмәт хисләре  тәрбияләүдә беренче, ләкин бик мөһим адым булып, онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.  
Балалар кулларында –  тере тарих
Балалар кулларында –  тере тарих
Балалар кулларында – тере тарих
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас