ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
14 Май 2025, 07:10

Телне саклаучылар зур җыенда катнашты

13 майда Уфа илнең полилингваль һәм билингваль белем бирү тәҗрибәсен гомумиләштерү, республиканың тел сәясәте торышын һәм мөмкинлекләрен тикшерү өчен фикер алышу мәйданчыгына әверелде. Бу көнне Башкортстан башкаласында II Гомумрусия башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары съезды үтте.


Җыенда безнең республика, Оренбург, Чиләбе, Курган, Самара, Саратов, Свердловск өлкәләре, Татарстан Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы – Югра, шулай ук Казахстан Республикасы мәктәпләре, балалар бакчалары, югары һәм һөнәри белем бирү оешмаларының башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Моннан тыш, съездга ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре, башкорт теле һәм әдәбияты дәреслекләре авторлары, милли мәгариф өлкәсе ветераннары чакырылды.
Бу мәртәбәле чара эшендә бер меңгә якын кеше катнашты. Туган тел дәресләренең дәрәҗәсен күтәрү, камилләштерү, укыту процессындагы проблемаларны уртага салып сөйләшү, төпле фикер алышу булган чарада муниципаль Чакмагыш районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова,  мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Айгөл Зиннур кызы Капитонова, башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзилә Равил кызы Исламгалиева, Чакмагыш гимназиясенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Җәүдәт кызы Шәмсетдинова, шул ук гимназиянең тормыш хәвефсезлеге һәм Ватанны саклау нигезләре дәресләре укытучысы Руслан Марсель улы Гыйрфанов катнашты. Алар съездның беренче өлешендә төрле тематик мәйданчыкларда башкорт телен һәм әдәбиятын укытуның көнүзәк мәсьәләләрен тикшерде, бүгенге көндәге көнүзәк проблемаларга тукталды. Делегатлар өчен тугыз тематик мәйданчык эшләде. Аларның һәрберсе үз юнәлешенә караган темаларны ачты һәм бүгенге көндә барлыкка килгән проблемаларга тукталды.
Рәмзилә Равил кызы Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вуз-ара студентлар кампусындагы геном үзәгендә урнашкан “Һомай” иҗади мәйданчыгы эшчәнлегендә катнашты. Бу мәйданчыкның максатлары: башкорт телен цифрлаштыру, этноблогерлык белән шөгыльләнү, башкорт телен популярлаштыруда медиаресурслар куллану, башкорт телен саклау һәм үстерүдә телчеләр активлыгына таяну. “Чынлап та, мәйданчыгыбыз искиткеч мавыктыргыч эшчәнлеккә “чумган” иде. Спикерларыбыз укытучыларны үз уңышлары – яңа проектлары белән таныштырды”, – ди Рәмзилә Равил кызы. “Һомай”лылар максатларына нигезләнеп, төшкә кадәр кызу эшчәнлек алып барды һәм аннан, чәмләнеп, чараның икенче өлешенә юлланды.
Төштән соң “Башкортстан” дәүләт концерт залында төбәк Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров катнашлыгында пленар утырыш булды, аның барышында алда куелган мәсьәләләр каралды. Чара зур концерт программасы белән тәмамланды.
“Бик зур көч салып оештырылган бу күп мәгълүматлы, эшлекле чарада үзебез укучылар булып уйнадык, ял минутларын үткәрдек, видеоязмалар төшердек... Шушы бәһалап бетергесез фәһемле, бай эчтәлекле һәм мәртәбәле җыен шул кадәр югары дәрәҗәдә үтте! Аның һәр эш алымын алдан уйлап, җентекләп әзерләүче оештыручыларга зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бу күркәм съездда катнашу мөмкинлегенә ирештергән район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә, методист Айгөл Зиннуровнага, мәктәбебез җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлемен!” – дип, үз тәэссоратлары белән бүлеште Рәмзилә Равил кызы.

#съездучителейбашкирскогоязыка2025
#башҡорттеле

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас