ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 Май 2025, 11:20

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә

Чакмагыш Балалар модельле китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган “Безнең Җиңү юллары белән” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Китапханәчеләр Илмира Шәфыйкова, Гөлнара Китапова, Эльза Ямалетдинова чарада катнашучыларга совет халкының Бөек Ватан сугышы елларындагы авырлыклары һәм батырлыклары турында сөйләделәр. Чарада Советлар Союзы Геройлары, якташларыбызның батырлыклары турында искә төшерделәр, сугышта һәлак булганнарны бер минут тын  торып искә алдылар. 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенәБөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
 
Кичәдә шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү чикләрендә Балалар модельле китапханәсе тарафыннан оештырылган язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләре буенча район рәсем конкурсына йомгак ясалды. Анда район мәгариф учреждениеләре укучылары катнашты. Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсе директоры Алсу Радик кызы Гәрәева рәсем конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.
Конкурс “Вот как это было” – сугыш турында прозаиклар, “Сороковые, роковые...” – сугыш турында шагыйрьләр номинацияләре буенча үткәрелде. Аның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды:
 
«Вот как это было» номинациясе буенча җиңүчеләр:
 7 яшьтән 9 яшькә кадәр:
I урын – Айвар Әхмәтшин, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 1Б сыйныф  укучысы;
II урын – Илназ Ханнанов, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 3Б сыйныфы укучысы;
III урын – Рузилә Габдрахманова, Үрнәк урта мәктәбенең 2 сыйныф укчычысы һәм Матвей Вәлиев, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 3В сыйныфы укучысы.
 
10 яшьтән 12 яшькә кадәр:
 
I урын – Алия Мөхәммәтҗанова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 6А сыйныфы укучысы;
II урын – Наҗар Гыймазов, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 6Б сыйныфы укучысы;
III урын – Аделия Әбләзизова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 6Б сыйныфы укучысы.
 
13 яшьтән 15 яшькә кадәр:
 
I урын – Ирина Нәбиуллина, Иске Калмаш урта мәктәбенең 7 сыйныфы укучысы;
 
III урын – Элина Исламова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 7Б сыйныфы укучысы.
 
 
«Сороковые, роковые…» номинациясе буенча җиңүчеләр:
7 яшьтән 9 яшькә кадәр:
I урын – Нияз Бикмөхәммәтов, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 3В сыйныфы укучысы;
II урын  –  Эллария Мөхәммәдиева, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 2А сыйныфы  укучысы;
III урын – Диана Кәримова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 3В сыйныфы укучысы һәм Юлия Хасбулатова, Үрнәк урта мәктәбенең 1 сыйныфы укучысы.
 
10 яшьтән 12 яшькә кадәр:
 
I урын – Илназ Гыйльванов, Үрнәк урта мәктәбенең 6 сыйныфы укучысы;
II урын  –  Рамазан Хәкимов, Үрнәк урта мәктәбенең 6 сыйныфы укучысы;
III урын – Никита Габдуллин, Чакмагыш гимназиясенең 6В сыйныфы укучысы.
 
13 яшьтән 15 яшькә кадәр:
 
I урын – Камилла Әхмәдиева, Иске Калмаш урта мәктәбенең 8 сыйныфы укучысы.
 
Конкурста катнашучылар грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас