Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Ногман Билал улы Фаршатовның туганы Ришат Нәҗип улы Тимашев, район ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, Шәйморатов сыйныфы укучылары, яшь армиячеләр, Фаршатовларның туганнары һәм авылдашлары катнашты.
Ногман Билал улы Фаршатов 1902 елның 2 февралендә Иске Бәшир авылында туган. 1910-1914 елларда мәктәптә белем ала, 12 яшьтән эшли башлый. 1920 елдан – авыл Советы сәркатибе. Якташыбыз Чакмагыш районының Комсомол ячейкасын оештыручыларның берсе була. 1926 елдан – КПСС әгъзасы. 1924 елдан 1958 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Полк командиры. 1945 елда аңа подполковник хәрби дәрәҗәсе бирелә.
Тормыш юлдашы Разия Гыйләҗетдин кызы белән ике уллары – Марат белән Мопрны үзләренең матур үрнәгендә яхшы тәрбия биреп үстерәләр. Марат Ногман улы – инженер, Тольятти автомобиль заводының механика- җыю җитештерүе җитәкчесе. Мопр Ногман улы – табиб, медицина фәннәре докторы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Ленинградтагы Хәрби-медицина академиясе профессоры.
Хәрби хезмәтен тәмамлагач, Ногман Билал улы хезмәт эшчәнлеген Уфа шәһәренең партия һәм совет органнарында дәвам итә. Аның тормыш юлы –безнең барыбыз өчен дә ватанпәрвәрлек, фидакарь хезмәт үрнәге.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.