

Проектның төп максаты — җәмгыятьне берләштерү өчен нигез буларак традицияләрне һәм кыйммәтләрне саклау һәм үстерү. Проект республика халкының агымдагы проблемаларын хәл итә һәм хәйриячелек, меценатлык белән шөгыльләнергә, кече Ватанына ярдәм итәргә теләүчеләр өчен уңай шартлар тудыра.
Проектта катнашучы булыр өчен порталда теркәлеп була (“ataisal.ru”) кирәкле торак пунктны сайлап һәм туган якка күрсәтергә теләгән кеше ярдәм төрен (финанслата, матди яисә башка төрле ярдәм) күрсәтеп яисә билгеле бер проектны гамәлгә ашырырга тәкъдим итеп керә ала.
БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, якташыбыз, районыбызда “АТАЙСАЛ – КЕЧЕ ВАТАН” якташлык берләшмәсе рәисе Фәрит Гыйндуллин:
— МХО зонасында катнашкан ир-егетләргә районнан әзерләнгән 31 гуманитар йөкне яугирләргә илтеп тапшыруда турыдан-туры катнашырга туры килде. Егетләр безнең белән бәйләнешкә чыгып үзләренә нәрсә кирәк, шуны җиткерәләр һәм без, районда оешкан төркем, техника, кирәкле инструментлар, кием-салым, аш-су ризыкларын хәстәрләп илтеп тапшырабыз. Шәхси эшкуарлар, районның оешма- предприятиеләре, учреждениеләре коллективлары, хаклы ялда булучылар, мәктәп укучылары — берсе дә читтә калмый.
Чакмагыш районыннан махсус хәрби операция зонасына 31 гуманитар ярдәм әзерләп озатылган. Бу изге эшкә өлеш кертүчеләр районыбызда бихисап. Шундый изге йөрәклеләрнең берсе – җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш-торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең башкарма директоры, муниципаль район Советы депутаты Рамил Камил улы Агиев.
Ул гуманитар ярдәмнәрнең берсе белән махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләргә күчмә мунча эшләп озата. Автомобиль базасында эшләнгән мондый мунчада берьюлы дүрт кеше юына ала. Ул уртача 30 минут эчендә җылына.
Нигезенә эретеп коелган тагарак, су агып чыга торган урын, мунча миче урнаштырылган, утка чыдам материаллар кулланылган, ә мунча үзе евровагонка белән тышланган.
“Чакмагыш-торак коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең башкарма директоры Рамил Агиев, шәхси эшкуарлар Ирек Шәрипов, Руслан Кадыйров, Айдар Шакиров, җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш-торак коммуналь хуҗалыгы” җәмгыяте хезмәткәрләре Эдуард Мөхәммәтвәлиев, Азамат Җиһанов, Айдар Каюмов, Динар Мөхәммәтҗанов, Эмбил Зариповка гадәти булмаган проектны тормышка ашырганнары һәм яугирләргә өзлексез ярдәм күрсәтүе өчен зур рәхмәт белдерәм”, – ди үзе дә берничә тапкыр яугирләргә гуманитар ярдәмне озата барган муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев.
“Яугирләр күчмә мунчаның сыйфатын бәяләделәр, никадәр уйлап эшләнелгәнен күреп гаҗәпләнделәр, куллану буенча сораулар бирделәр һәм мунчаның озак вакытка җитүен теләделәр”, – дип өстәде ул.
Тылның ныклыгы бүген бигрәк тә мөһим һәм әһәмиятле. Чакмагыш районында моны олысы-кечесе аңлап эш итә, һәр кеше җиңүгә үз өлешен кертә.