ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
17 Май 2025, 14:45

Бергә барыбер җиңелрәк

Бу шимбәдә районыбызның Гаилә хезмәте белгечләре оештырган Гаилә ялы чарасы Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе территориясендә үтте.

Бергә барыбер җиңелрәкБергә барыбер җиңелрәк
Бергә барыбер җиңелрәк

Илдә игълан ителгән Ватан сакчылары һәм республикабызда барган Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү елы чикләрендә һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап оештырылган бу чара юкка гына "Үзебезнекеләр белән" ("Со СВОими") дип исемләнмәде. Анда район җирлегеннән Русиябез бәйсезлеген яклап махсус хәрби операциягә юлланган якташ яугирләрнең якыннары — әти-әниләре, гомер юлдашлары һәм балалары чакырылды. Чараны ачып, аларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова сәламләде һәм оештырылган чараларда актив катнашулары өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп, ихлас теләкләр җиткерде. Гаилә ялы бәйрәме барышында алар өчен район оешма-учреждениеләре коллективлары катнашлыгында төрле юнәлештәге мавыктыргыч осталык сәгатьләре һәм спорт ярышлары, флешмоб оештырылды, район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Э. Якупова җитәкчелегендәге "Соверен" бию төркеме чыгыш ясады. Теләүчеләр "Изгелек кәрзине" акциясенә кушылып, якташ яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыюга үз өлешен кертә алды. Күмәк тырышлык белән үткәрелгән әлеге гаилә ялы бәйрәме яудагы якыннарын көткән гаиләләр әгъзаларын һәм анда катнашкан райондашларны берләштерде. (Гаилә ялы чарасы турындагы тулырак язманы "Игенче" гәзитендә укырга була).

Бергә барыбер җиңелрәк
Бергә барыбер җиңелрәк
Бергә барыбер җиңелрәк
Бергә барыбер җиңелрәк
Бергә барыбер җиңелрәк
Бергә барыбер җиңелрәк
Бергә барыбер җиңелрәк
Бергә барыбер җиңелрәк
Бергә барыбер җиңелрәк
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас