

19 май көнне кызыл галстуклар тагып, пионер антын кабул иткәнегезне хәтерлисезме? Бу көн һәр пионер күңелендә иң якты көн булып истә калган. Галстук бик кадерле атрибутика иде. Күпчелек пионерлар аны әле дә саклыйдыр.
Пионер –"беренче" дигәнне аңлата. Кайчандыр совет балалары һәм яшүсмерләренең иң төп бәйрәмнәренең берсе булган күркәм бәйрәм бүген дә якты хатирәләр белән искә алына. Тарихка күз салсак, 1922 елның 19 маенда ВЛКСМның 2нче Бөтенрусия конференциясе бөтен җирдә пионер отрядларын төзү турында карар кабул итә. Шул көннән бирле 19 май СССРда Пионерлар туган көне буларак билгеләп үтелә. Пионерлар оешмасы 69 ел яши. 1991 елда СССР таркалганда пионер хәрәкәте белән идарә итә торган ВЛКСМ, шуның белән бергә пионерлар да юкка чыга. Әмма кайбер традицияләр әле дә дәвам итә. Балалар оешмалары көнен 19 майга билгеләү үзе үк шул хакта сөйли.Бу көнне Иске Калмаш урта мәктәбендә балалар һәм остазларның «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә багышлау тантанасы булды. Чарада муниципаль район советы рәисе Ләйсән Мостафина, Беренчеләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге белгече Луиза Хафизова, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Шәйдулин, район советы депутаты Рамил Агиев, район ветераннар советы рәисе Идгар Еникеев, урындагы ДОСААФ бүлеге начальнигы Ринат Ризванов, шулай ук хәрәкәтнең урындагы бүлеге рәисе Айгиз Мадьяров катнашты. “Бүгенге көннән башлап сез «Алдынгылар хәрәкәтендә» үз эшчәнлегегезне башладыгыз. Аның озак еллар дәвам итүен һәм сезгә уңай нәтиҗәләр генә китерүен телим», – дип котлады катнашучыларны Илдус Фидус улы. Тантанада иң актив бишенче сыйныф укучылары, шулай ук аларның остазлары катнашты. Аларга хәрәкәтнең символлары – значоклар тапшырылды. Балаларның йөзләрендә горурлык шул ук вакытта шатлык бөркеде. Билгеле, бу – значок тагып йөртү генә түгел, ә зур җаваплылыкны да үз өстеңә алу. Бу хакта үзенең котлау сүзендә мәктәп директоры Самат Гыйльванов ассызыклады. Яшьләр бердәмлек миссиясен үтәргә һәм беренче булырга вәгъдә бирде. “Беренчеләр хәрәкәте” – зур команда һәм хәзер сез бу команданың бер өлеше. Төп максатыбыз – һәрьяклап үсеш өчен уңайлы шартлар тудыру. Киләчәгебез безнең кулларда”, – дип хуплады Ләйсән Раул кызы Мостафина. “Беренчеләр хәрәкәте” яшүсмерләрне тәрбияләү, шулай ук аларда Русия җәмгыятенең традицион рухи һәм әхлакый кануннары нигезендә дөньяга караш формалаштыру өчен ил җитәкчелеге инициативасы белән оештырыла. Аның төп ориентирлары – тормыш һәм дәрәҗә, патриотизм, дуслык”, – диде үз чыгышында Рамил Камил улы Агиев. Идгар Габдрахман улы укучылар белән пионерлар сафына алынуы турындагы хәтирәләре белән уртаклашты. Хәрәкәт остазлары итеп Данил Кинҗәкәев, Руслан Гыйрфанов, Ләйсән Мостафина, Эльвина Яхина, Регина Маликова, Лиана Хәбибуллина, Гөлназ Макулова, Полина Макулова сайланды. Элек үзләре дә пионерлар булган укытучылар аларга аермалы значокларын элделәр. Матур җырлар, нәфис сүз осталарының чыгышлары белән үрелеп барган әлеге бәйрәмнең дәвамы буларак “Беренчеләр хәрәкәте”мәйданчыгында мастер-класс узды.