Биредә Башкортстан Республикасының «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең «Беренчеләрне чакыру» («Вызов Первых») Бөтенрусия проектының муниципаль этабын тантаналы ачу чарасы үтте. Анда яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова, урындагы ДОСААФ бүлекчәсе рәисе Ринат Раян улы Ризванов, Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Фәвис улы Шәехов катнашты.
Яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликоваярышларда катнашучыларны сәламләп, уңышлар һәм ид көчлеләрнең җиңүен теләде.
Чараның тантаналы өлешеннән соң Чакмагыш гимнзиясеннән, беренче урта, Юмаш, Рәҗәп, Үрнәк, Имәнлекул, Советлар Союзы Герое Г.Х. Латыйпов исемендәге Иске Бәшир, Тозлыкуш, Иске Калмаш, Рапат, Аблай, Тайняш, Калмашбаш урта мәктәпләре командаларыннан җыелган иң актив һәм спорт сөючән егетләр һәм кызлар гимнастика, классики, спорт скакалкасында сикерү, вышибалы, резинка аша сикерү кебек ярышларда сыгылмалыкка, зирәклеккә, җитезлеккә, тизлеккә сыналды. Аларны ярышлар барган мәйданчыкларда Лиана Финат кызы Нәфыйкова, Элина Рудик кызы Дәүләтшина, Фәнилә Үзбәк кызы Шәфыйкова, Рөстәм Роберт улы Сухов, Руслан Роберт улы Сухов, Данил Мөдәрис улы Зәкәриевны берләштергән судьялар коллегиясе бәһалады.
Барлык җиңүчеләр дә грамоталар белән бүләкләнде.