

Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина һәммәсен дә сәламләп, семинарда тәрбияви яктан да, социаль бергәлектә дә мөһим тема кузгатылуын билгеләде һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде.
Чара барышында психолог Алия Рамил кызы Петрова чарада катнашучыларны «агрессия» төшенчәсе, балаларның агрессивлыгы сәбәпләре, агрессивлык формалаштыруга ярдәм итүче факторлар, мондый бала белән үзара хезмәттәшлек үзенчәлекләре һәм аларда агрессивлыкны төзәтү ысуллары белән таныштырды, эмоциональ киеренкелекне бетерү ысулларына, тирә-юньдәгеләргә зыян китерми торган тискәре эмоцияләрнең конструктив чыгу ысуллары, релаксация күнекмәләренә өйрәтте.
– Бүген, без, Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыру республика үзәгенең Туймазы төбәге филиалы белгечләре, Чакмагыш районы ата-аналары өчен балалар агрессиясе темасына семинар-практикум үткәрдек. Агрессия нинди хисләр уята? Баланың агрессив тәртибе барлыкка килүнең нинди факторлары? Агрессивлыкның сәбәпләре нинди? Семинар шушы сорауларны ачыклауга багышланган иде. Практикада әти-әниләр ачуны басу, тискәре хис-кичерешләрне чагылдыру ысулларын белделәр, эмоциональ халәтне көйләргә өйрәнделәр, – диде социаль өлкәдә психолог Алия Рамил кызы Петрова.
Семинар-практикум ахырында әти-әниләр белгечләргә үзләрен борчыган сорауларын бирде һәм аларга анык, тулы җаваплар алды.