

Былтыр ул Яңа Коты авыл биләмәсендә узса, быел исә Тайняш авыл биләмәсендә оештырылды. Анда дистәдән артык техника берәмлеге тәкъдим ителде. Дәүләт техник күзәтчелек идарәлегенең сектор мөдире – баш инженер-инспектор Финат Вәсим улы Сәетов һәммәсен дә сәламләп, көн тәртибен аңлатып үтте. Баш инженер-инспектор билгеләп үтүенчә, чара авыл җирендә яшәүче кешеләр милкендә булган техниканың төзеклеген тәэмин итүне һәм алардан хәвефсез файдалануны максат итеп куя. Мондый чаралар авыл һәм район әһәмиятендәге юлларда бу төр техника белән бәйле күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен үткәрелә һәм ул кешеләр иминлеге белән бәйле.
“Техникагыз хәвефсез, гадәттән тыш хәлләрсез эшләп торсын, игелекле кулланырга язсын. Конкурста катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт”, – диде Тайняш авыл биләмәсе башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, биредә җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Артабан Дәүләт техник күзәтчелек идарәлегенң сектор мөдире – баш инженер-инспектор Финат Вәсим улы Сәетов әйдәүче белгеч-эксперт баш дәүләт инженер-инспектор Илнур Мидхәт улы Гафаров белән берлектә махсус сайлап алынган техника үрнәгендә тикшерүнең ничек үтүе, нәрсәләргә мөһим игътибар бирелүе турында тәфсилләп сөйләп аңлатты.
Һәммәсен дә аңлатып үткәннән соң, белгечләр биредә тезелгән техника торышын тикшерүгә күчте. Иң тәүдә механизаторларның идарә итүгә хокук бирүче таныклыкларының тиешле категорияләргә ия булуын дәлилләүче документлары тикшерелде. Тикшерү барышында янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары, авария билгесе, янгын сүндергеч җайланма барлыгы, руль идарәсе, яктырту-сиграл бирү приборлары, тормоз системасы төзеклеге, яктырткыч һәм сигнал фаралары янамы, страховкалау сертификатлары, страховкалау чылбыры бармы һәм башкалар – барысы да тикшерелеп, күздән үткәрелде. Шулай ук техника төрләренең тышкы күренешенә дә әһәмият бирелде. Чара барышында тикшерү актлары төзелде һәм җитешсезлекләрне бетерү турында күрсәтмәләр, төпле киңәшләр бирелде.
Техник тикшерү бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Техниканы ел саен үтә торган техник тикшерүгә вакытында һәм сыйфатлы әзерләгәне өчен Рәфис Бәдертдинов “Иң яхшы трактор” конкурсының җиңүчесе булды. Марат Дәүләтов 2нче урынга, ә Рәзил Латыйпов 3 нче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләр грамоталар һәм бүләкләр белән билгеләнде.