Республика олимпиадасы призерлары булган 19 гимназист: Артем Габдуллин (1г сыйныфы, полиолимпиада призеры, укытучысы С.А. Хуҗина), Рөстәм Галләмов (2в сыйныфы, математика буенча призер, укытучысы А.Ф. Хәбирова), Саида Хәмидуллина (2в сыйныфы, рус теле буенча призер, укытучысы А.Ф. Хәбирова), Әминә Бикмиева (2в сыйныфы, физик культура буенча призер, укытучысы А.Ф. Хәбирова), Артем Фәсхетдинов (2б сыйныфы, физик культура буенча призер, укытучысы Г.Р. Баянова), Илназ Байгускаров (3а сыйныфы, математика буенча призер, укытучысы Э.Р. Гәрәева), Илнар Фәтыйхов (3б сыйныфы, әйләнә-тирә дөнья буенча призер, укытучысы И.Р. Ибәтуллина), Аяз Хаҗгалиев (4б сыйныфы, әйләнә-тирә дөнья буенча призер, укытучысы И. Р. Гатауллина), Данияр Мәһәдиев (5а сыйныфы, математика буенча призер, укытучысы Г.М. Фәтхетдинова), Ислам Вәлиуллин (5г сыйныф, физик культура буенча призер, укытучысы Р.Г. Әхмәтов), Аяз Мөхәммәтҗанов (5г сыйныфы, биология буенча призер, укытучысы Э.А. Аббәсова), Аделина Хәйруллина (5г сыйныфы, әдәбият буенча призер, укытучысы Э.Ф. Бәдретдинова), Арыслан Хурамшин (5г сыйныфы, математика буенча призер, укытучысы Г.М. Латыйпова), Аида Насыйбуллина (5д сыйныфы, рус теле буенча призер, укытучысы Э.Ф. Бәдретдинова), Артем Живайкин (6а сыйныфы, математика буенча призер, укытучысы Г.М. Фәтхетдинова), Алиса Исхакова (6в сыйныфы, рус теле буенча призер, укытучысы Э.Ф. Бәдретдинова), Эльвина Вәлиева (7а сыйныфы, биология буенча призер, укытучысы Р.З. Әхмәтова), Карина Бәдретдинова (7в сыйныфы, инглиз теле буенча призер, укытучысы А. И. Асәнбаева), Ильяс Байгускаров (8а сыйныфЫ, география, җәмгыять белеме буенча призер, укытучылары А.Д. Әрдәширова, С.М. Халикова) гимназия триумфын уртаклашты һәм тантаналы шартларда дәрәҗәле кунаклар кулыннан лаеклы дипломнар, истәлекле медальләр һәм бүләкләр алды.
Бу көнне тантанада катнашучылар космик корабль бортында экспедиция экипажының мактаулы әгъзалары сыйфатында булдылар һәм Халыкара космик станциядә булган космонавтлардан һәм тантана кунакларыннан хәер-фатиха ала алдылар. Юрий Гагаринның мәктәп укучылары белән очрашулары вакытында ук салынган күпьеллык традиция буенча катнашучыларны теркәлүдә лимонад, ә тантана тәмамлангач – туңдырма белән каршы алдылар.
Гимназия җитәкчелеге җиңүчеләрне һәм призерларны, барлык катнашучыларны ихлас күңелдән уңышлары белән котлый һәм һәркайсына да омтылышлары, үҗәтлекләре һәм кыюлыклары, әти-әниләренә балаларга ярдәм итүләре, ә укытучыларга хезмәтләре һәм оешып эшләүләре өчен рәхмәт белдерә.