ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 Май 2025, 06:00

Гимназиянең ел укучысы билгеләнде

Иң гаҗәеп хәлләр балачакта, дөньяны танып белгәндә, мөстәкыйль карарлар кабул иткәндә, беренче тапкыр җиңү шатлыгын тойганда була, диләр…

Гимназиянең ел укучысы  билгеләндеГимназиянең ел укучысы  билгеләнде
Гимназиянең ел укучысы билгеләнде

 «Ел укучысы» мәктәп конкурсы – һәрвакыт дулкынландыргыч һәм истәлекле якты вакыйга, чөнки иң талантлы һәм уңышлы укучылар тырыш хезмәтләре белән әлеге дәрәҗәле конкурста катнашу хокукын яулыйлар. Яшь эрудитлар һәм интеллектуаллар фән олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар, иҗади проектларны уңышлы яклыйлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгыш ясыйлар, мәктәп, муниципаль, шулай ук төбәк, Бөтенрусия, халыкара дәрәҗәдәге спорт ярышларында, иҗади конкурсларда катнашалар.
Шушы көннәрдә Чакмагыш гимназиясендә «Елның иң яхшы укучысы-2025» гомуми мәктәп конкурсына йомгак ясау тантанасы булды. Конкурсның оештыру комитетына 86 гариза һәм гимназистларның казанышлары белән портфолио тапшырылган. Жюри әгъзаларына иң-иңнәрне сайлау, мөгаен, җиңелләрдән булмагандыр, чөнки анда бик күп талантлы һәм уңышларга ирешкән укучылар катнашты. Ләкин конкурс булгач, иң яхшыларны ачыкламый булмый. Жюри конкурска «Интеллект», «Иҗат», «Спорт», «Беренче адымнар», «Ел ачышы», «Яшь патриот», «Күпкырлылык» номинацияләре буенча йомгак ясады.
Шулай итеп, 5-6 сыйныфлар арасында Аяз Мөхәммәтҗанов (5г сыйныфы), 7-8 сыйныфлар арасында Заррина Хафизова (8а сыйныфы), 9-11 сыйныфлар арасында Шамил Ваһапов (11а сыйныфы) җиңүчеләр булдылар. Һәм, ниһаять, тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле – “Ел укучысы-2025” ачыклау мәле дә килеп җитте: бу горур исемгә 8А сыйныфы укучысы Ильяс Байгускаров лаек булды!
Ильяс – уку отличнигы, югары мәктәпнең төбәк этабында ике тапкыр призер, район, республика олимпиадалары, конкурслар һәм фәнни - гамәли конференцияләр җиңүчесе, эшлекле, аралашучан, киң белемле һәм даими үсешә баруга зур омтылышлы укучы. Ильясны һәм конкурста катнашучыларның һәммәсен дә уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Аларның һәркайсы өчен конкурс үзен күрсәтү, көчләрен сынап карау, үз- үзен күрсәтә белүдә алыштыргысыз тәҗрибә туплау өчен тагын бер мөмкинлек булды. Ә укудагы һәм иҗтимагый тормыштагы бүгенге уңышлар – киләчәк өчен менә дигән башлангыч!
Бу көнне шулай ук Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы призерлары да хөрмәтләнде. 8А сыйныфы укучысы Ильяс Байгускаров хокук (җитәкчесе А.Д. Әрдәширова) һәм экология буенча (җитәкчесе Р.З. Әхмәтова), 9Г сыйныфы укучылары Элиза Әхмәтшина экологиядән (җитәкчесе Р.З. Әхмәтова), Илмира Фәйзуллина әдәбияттан (җитәкчесе Э.И. Кәбирова), 10В сыйныфы укучылары Альмир Баһманов биологиядән (җитәкчесе Р.З.Әхмәтова), Кирилл Капитонов Ватанны саклау һәм иминлек нигезләреннән (җитәкчесе Р.М. Гыйрфанов), 11А сыйныф укучысы Шамил Ваһапов биологиядән (җитәкчесе Р.З. Әхмәтова), 11Б сыйныф укучысы Нияз Кәримов географиядән (җитәкчесе Л.И. Мәһәдиева) призерлар булдылар.
Җаваплылыгы чикләнгән «Энергетик» җәмгыяте директоры Илвир Флүр улы Мигранов әлеге чараның иганәчесе булды. Гимназиянең педагоглар коллективы чараны үткәрүдә ярдәм иткәне өчен Илвир Флүр улына рәхмәт белдерә.
Конкурста катнашучыларның барысы да грамоталар, кыйммәтле һәм татлы призлар белән бүләкләнде, ә Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы призерларына акчалата бүләкләр тапшырылды. Конкурста катнашучыларга, олимпиада призерларына һәм аларның әти-әниләренә, педагогларга ныклы сәламәтлек һәм яңадан-яңа уңышлар телибез. Һәрчак шулай алга таба, кыю адымнар белән уңышларга омтылып, яңадан-яңа биеклекләргә ирешеп, укытучыларыгызның, гимназиянең горурлыгы булып калыгыз.

Гимназиянең ел укучысы  билгеләнде
Гимназиянең ел укучысы  билгеләнде
Гимназиянең ел укучысы билгеләнде
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас