

Бу көнне районыбызның 25 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны тарих, әдәбият, химия буенча язачаклар. Беренче имтихан көнендә районыбызда гимназиядә онлайн-видеокүзәтү белән имтихан үткәрү пункты оештырылды. Иң тәүдә БДИ аудиторияләрен оештыручыларга техник инструктаж үткәрелде.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова каршы алды. Алар укучыларга БДИны тапшыруның төп кагыйдәләре белән таныштырды һәм уңышлар теләде.
Имтихан 10.00 сәгатьтә башланды. Имтиханнарның озынлыгы:
Тарих буенча – 3 сәгать 30 минут, химия буенча – 3 сәгать 30 минут, әдәбияттан – 3 сәгать 55 минут дәвам итә. Районыбызның 15 укучысы бүген – тарих, 9 укучысы – химиядән, бер укучысы әдәбияттән имтихан тота.
Бердәм дәүләт имтиханнарының төп чоры 23 майдан 11 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Уңышлар сезгә, укучыларыбыз!