ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
28 Май 2025, 05:25

Армый атлап гомер үренә

Таскаклы авылында яшәүче Рифа апа Хәйретдинова туксанынчы гомер язын билгеләде.

Армый атлап гомер үренәАрмый атлап гомер үренә
Армый атлап гомер үренә

Халыкара гаилә көне алдыннан Таскаклы авылында игелекле гомер кичерүче ил инәсе Рифа Шәймөхәммәт кызы Хәйретдинова балалары, онык-туруннары, туганнары, күршеләре белән күркәм гомер бәйрәмен – 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Гомере игелекле тырыш хезмәттә үткәнгә өлкәнәйгән көннәрен дә бәхет-бәрәкәттә дәвам итүче мөхтәрәм хезмәт ветеранын тәбрикләргә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, муниципаль район Советы депутаты, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнис Радик улы Маннанов, модельле мәдәният йортының сәхнә осталары да килгән иде.

Тәбрикләү чыгышында Рамил Камил улы хөрмәтле авыл агәбиенең бөтен тормышы  тирән акыл һәм изгелекле гамәләр белән бизәлүен билгеләде, аның кебекләр әйләнә-тирәдәгеләрне тормыш сөючәнлеге, күркәм тормыш үрнәге белән дәртләндереп торуын ассызыклады. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевның, шәхсән үзенең котлау открыткаларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, артабан да бәхетле озын гомер, күркәм сәламәтлек теләде.

Фәнис Радик улы үзенең чыгышында Рифа апаның балачагы сугыш утында өтелүе,  үсмер чагы икътисади авыр мәлләргә туры килүе, гомеренең туган колхозында фидакарь хезмәттә үтүен билгеләп үтте, хуҗалык икътисадын ныгытуга керткән өлешен лаеклы бәһалады, авыл тормышында тирән эзле булуына басым ясады, ил инәсенең артабан да авыл бизәге булып калуын, саулык-сәламәтлектә күп еллар матур яшәп сөендерүен теләде һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Гомер үреңне газиз балаларың, аларның дәвамчылары арасында каршылау икеләтә куанычлы. Рифа Шәймөхәммәт кызына алар искиткеч күңел җылылыгы белән үзләренә гомер бүләк итеп, үстереп, белемле-тормышлы итүе, әле дә һәрдаим ярдәмләшеп, изге киңәшләр биреп торуы өчен ихлас рәхмәт хисләрен җиткерде. Апабызның тормыш акылы, хезмәт сөючәнлеге, изге йөрәклелеге дәвамчыларына көч-дәрт өсти, яңа  уңышларга канатландыра икән.

Котлау-тәбрик сүзләрен шулай ук юбилярның туганнары, күршеләре, ахирәтләре дә җиткерде, һәркайсы Рифа апаның изге сыйфатлары үзләре өчен өлге булып калуын билгеләде.

Тозлыкуш модельле мәдәният йорты хезмәткәрләренең җырлы-моңлы, күчтәнәчләре зур хөрмәтле ил инәсенә олы ихтирам, зур хөрмәт билгесе булды. Апабыз хөрмәтенә яңгыраган җырлар, шигырьләр аның бай тормыш юлына аваздаш кына түгел, үзенчәлекле бер мәгънә белән өстәмә баетучы бүләк тә булды. Хөрмәтле ил инәсенең гомер бәйрәме  барлык авыл тормышы бизәге, өлкән буын вәкилләренә олы хөрмәт-ихтирам чаткысы да булды.

Армый атлап гомер үренә
Армый атлап гомер үренә
Армый атлап гомер үренә
Армый атлап гомер үренә
Армый атлап гомер үренә
Армый атлап гомер үренә
Армый атлап гомер үренә
Армый атлап гомер үренә
Армый атлап гомер үренә
Автор:Резеда Маннанова, Тозлыкуш модельле китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас