

Аларның чираттагысы Йомран авылы мәчетендә үтте. Анда Дүртөйле, Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары имам-ахунды Рамил хәзрәт Исәнбердин, район мөхтәсибе урынбасары, “Әдһәм-бикә” мәчете имам-хатыйбы Дилшод Касыймходжаев, авыллар имамнары катнашты.
Чара, һәрвакыттагыча, изге Коръән аятьләрен укудан башланды. Имамнар имам-ахунд Рамил хәзрәт Исәнбердиндинның чыгышын тыңлаганнан соң дини эшчәнлек юнәлешендәге көндәлек төрле мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышты. Жыелыш барышында шулай ук район биләмәсендә якынлашып килгән Корбан гаетен тиешле дәрәҗәдә оештырып үткәрү турында сүз алып барылды. Чара дәвамында анда катнашучылар иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, җәмгыятебезне һәм яшьләрне рухи тәрбияләү максатында эшчәнлекне активлаштыру мөһимлеген ассызыкладылар.