

Утырышта “Беренчеләр хәрәкәте”нең районыбыздагы бүлекчәсе рәисе Айгиз Равил улы Мадияровның, әлеге оешманың укучылар арасындагы советы рәисе Велена Вил кызы Нурисламованың хисап чыгышлары, мәгариф бүлегенең муниципаль методик хезмәте мөдире Айсылу Фларит кызы Әхмәтшинаның балаларның җәйге ялын оештыру барышы, хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балиг булмаган үсмерләр белән эшләү комиссиясе рәисе Светлана Фларис кызы Шакированың балалар һәм үсмерләр арасында негатив социаль күренешләрне профилактикалауга юнәлтелгән эшчәнлек барышы, гимназиянең әти-әниләр киңәшмәсе рәисе Данил Рәшит улы Кинҗәкәевның әти-әниләр һәм остазлар берләшмәсенең эшчәнлеге йомгаклары турындагы чыгышлары тыңланды.
Фикер алышуларда мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, беренче урта мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, Балалар иҗат үзәге директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова, яшьләр эшләре, спорт һәм физик культура буенча комитет җитәкчесе Регина Рифат кызы Маликова, башка бүлекләр әгъзалары катнашты һәм тикшерелгән мәсьәләләр буенча киңәш-тәкъдимнәр җиткерде.
Балалар һәм үсмерләр, гомумән, яшьләр белән тыгыз бәйләнештә эшчәнлек җәйге айларда да йомшарырга тиеш түгел, чөнки алар – безнең лаеклы киләчәгебез.