ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 Май 2025, 07:25

Үрнәклеләр үрнәкле эшенлекләрен дәвам итә

27 майда Үрнәк авыл Советы биләмәсенең бишенче чакырылыш Советының уникенче утырышы узды.

Үрнәклеләр үрнәкле эшенлекләрен дәвам итәҮрнәклеләр үрнәкле эшенлекләрен дәвам итә
Үрнәклеләр үрнәкле эшенлекләрен дәвам итә


Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Үрнәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, депутатлар, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл старосталары катнашты.
Бишенче чакырылыш Советының уникенче утырышы көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылган иде:
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенең 2025 елның җәйге чорына эшчәнлек планы турында;
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Үрнәк авыл Советы биләмәсенең Аблай авылы старостасының 2024 елдагы һәм 2025 елның үткән чорындагы эшчәнлеге турында;
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контроль турында нигезләмәне раслау хакында;
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Үрнәк авыл советы авыл биләмәсе Советының «Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә туристлык салымы билгеләү турында»гы 2024 елның 13 ноябрендәге 62 санлы карарын гамәлдән чыгару турында.
Инициатива төркеменә депутатлар Айдар Рафаэль улы Мөдәрисов, Мазһар Усман улы Саматов, Венера Илһам кызы Зәйнетдинова бертавыштан хупланды. Советның уникенче утырышының инициатива төркеме тәкъдиме белән аның сәркатибе итеп Гөлнара Җәмил кызы Гомәрова сайланды.
Артабан депутатлар даими депутат комиссияләрен формалаштыру буенча тәкъдимнәрне карады. Хисап мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе составына Мазһар Усман улы Саматовны кертергә тәкъдим ителде. Редакция комиссиясенә Галия Гали кызы Гыйләҗеваны бертавыштан сайладылар. Утырыш Советның рәисен, секретариатын, даими депутат комиссияләре әгъзаларын һәм Совет регламентын раслады.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенең 2025 елның җәйге чорына эшчәнлек планы турында Рәсимә Дамир кызы Зәйнединова сүз алды. Ул соңгы ел дәвамында авыл биләмәсендә башкарылган эшләрне барлап, озак еллар дәвамында халык өметләрен аклаган депутатларны мактап телгә алды, җәйге чорга куелган максатлар һәм эшчәнлек планы белән таныштырды.
"2024-2025 елларда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсенең Аблай авылы старостасы эшчәнлеге турында" отчёт өчен сүзне Аблай авылы старостасы Галия Гали кызы Гыйләҗева алды.

Утырышның көн тәртибендәге өченче мәсьәлә буенча сүз Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе Эльмира Ирек кызы Кирәевага бирелде.
Утырышның көн тәртибендәге дүртенче мәсьәлә буенча Үрнәк авыл Советының икенче сайлау округыннан сайланган депутаты Булат Фәнис улы Хасбулатов сүз алды.
Уникенче утырыш эшен тәмамлаганда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Үрнәк авыл биләмәсенең җәйге чорга расланган эшчәнлек планын хуплап, үз тәкъдимнәр һәм киңәшләрен җиткерде.

Үрнәклеләр үрнәкле эшенлекләрен дәвам итә
Үрнәклеләр үрнәкле эшенлекләрен дәвам итә
Үрнәклеләр үрнәкле эшенлекләрен дәвам итә
Үрнәклеләр үрнәкле эшенлекләрен дәвам итә
Үрнәклеләр үрнәкле эшенлекләрен дәвам итә
Үрнәклеләр үрнәкле эшенлекләрен дәвам итә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас