

Бәрәкәтле Чакмагыш төбәге тудырган илебез генә түгел, дөнья күләмендә танылган йөзәрләгән шәхесләр арасында ул күптәннән инде аерым исәптә тора. Аны чын-чынлап Ватанга чиксез бирелгәнлек, вазыйфа бурычларын бөтен нечкәлекләренә кадәр тәфсилләп җиренә җиткереп башкаручы җитәкче, тудырып үстергән газиз төбәгенең артабангы үсеше өчен көчен дә, вакытын да, матди чыгымнарны да юмарт бүлүче киң күңелле иганәче, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, гади, кешелекле булып калуы өчен, шул ук вакытта гадел таләпчән кеше буларак та һәммәсе дә чиксез хөрмәт итәләр. Яшәү нигезен халкына, иленә тугрылыклы хезмәттә күрүче хөрмәтле якташыбыз – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның берничә чакырылышы депутаты, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, илкүләм дәрәҗәдә “Халыклар дуслыгы”, төбәгебездә булдырылган “Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен”, Салават Юлаев орденнары, күкрәккә тагыла торган “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлар өчен” билгесе, шулай ук дистәләгән дөнья һәм илкүләм башка истәлекле бүләкләр, күпсанлы Мактау һәм Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары иясе гади авыл ир-егете Вадим Васильевич Соколов бүген чираттагы гомер үрен – 65 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Бәрәкәтле яз ае юмарт җәйгә әверелгән искиткеч гүзәл мизгелдә Юмаш авылында уңган терлекче Василий Филиппович белән итәгатьле сатучы Анисья Александровна Соколовларның тату гаиләсендә икенче бала булып дөньяга аваз салган 1960 елдан алып туган җиренең күрке, ямьле бер бизәге булып кала ул. Теремек, күпне белергә омтылучы, тырышып укучы бала булып саклана шул чор вәкилләре күңелендә Вадим. Илтифатлылык, ярдәмчеллек, үҗәтлек кебек сыйфатлары да балачак тан ук бөреләнеп, үсә бара ар та төшә генә. Үсмер мәлләрдә колхоз эшләрендә ярдәмләш кәндә ул авыл тормышын җиңеләйтү, фермаларда хезмәт кәрләргә яхшы шартлар туды ру, басу-кырларны заманча югары җитештерүчәнле техни ка төрләре белән эшкәртүгә ирешү турында еш хыяллана, ир егет булгач, аларны тулысынча тормышка ашырачагын әле күз алдына да китерми. Пионер, комсомол сафларында активлыгы белән аерылып тора, максатка омтылучан үсмер күп очраклар да үзе дә сизмичә лидерлыкка алына. Урта мәктәпне тәмамлау турындагы аттестаты белән бергә ул механизатор һөнәренә башлангычка ия булу турында белешмә дә ала һәм туган кырларында тракторда, комбайнда киң яланнар эшкәртеп, ил келәтләрен баетуга кулдан килгәнчә өлеш кертә. Унсигез яше тулып киткәч, аны Совет Армиясе сафларына чакырып алалар. Ватаныбыз алдындагы изге бурычын илебезнең көнбатышында – Эстония, Карелия якларында чик сакчысы булып 1978-80 елларда намуслы үти. Авыл егетенә этләр өйрәтүче инструктор хезмәте җиңел бирелә, тырышлыгын күреп, хәрби дәрәҗәләрен дә арттыра баралар. Демобилизацияләнеп кайтканда иңнәрен старшина погоннары бизи, күкрәгендә хәрби әзерлек алымнарын өлгеле өйрәнүен раслаучы билгеләр саныда арта, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары да дистәләр белән исәпләнә. Туган кырлары сагындырган икән! Тыныч хезмәткә әйләнеп кайтып, механизатор эшчәнлеген дәвам иткән егетне хуҗалыкның яшьләре лидеры – комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Оста оештыручы булу өстенә тирәнтен белемле дә булу мөһимлеген яхшы аңлап, ул читтән торып Башкортстан дәүләт университетының тарих факультетында белемен күтәрә. Яшьләрне яңа хезмәт җиңүләренә рухландыручы һәм ныкышмалы хезмәт кешесе булуының артабангысы да нәтиҗәле була – аны партия сафларына кабул итәләр һәм күптә үтми хуҗалыкта партия оешма сын җитәкләүне йөкләтәләр. Яңа вазыйфада ул үзен тагын да җаваплырак итеп күрсәтә, эш күрсәткечләрен арттыруга лаеклы өлеш кертә. Тормышында тирән эз калдырган 1990 елның 4 феврале көнен бүгенгедәй ачык хәтерли: хуҗалык әгъзаларының гомум җыелышы бертавыштан үзен “Базы” колхозы идарәсе рәисе итеп сайлый. Дәүләтебез корылышында тамырдан үзгәрешләр кичерелгән, гадәти идарә итү шартларыннан яңачага күчү мөһимлеге килеп туган шартлар да район җитәкчеләре дә яшь белгечтә булган сыйфатларны күрми калмагандыр, билгеле. Яңа вазыйфага төптән уйлап, бөтен белемен-тырышлыгын салып тотына ул һәм, әлбәттә, уңышлар да озак көттерми. Тәүге көннәрдән үк игенчелектәдә,терлекчелектә дә иң соңгы фән казанышларына таяныла, уртак фикердәшләр командасы туплана. Туфракның уңдырышлылыгын аның гумус катламын органик һәм минераль ашламалар белән төптән уйлап, үлчәп тулыландыру, асралган малларның токым сыйфатларын яхшырту, сөтнең аксым, майлылык күрсәткечләрен күтәрү, терлекләрнең сәла мәтлекләренә ирешү өчен галимнәр белән киңәшләшеп эш чәнлек җәелдерә. Игенчелек һәм терлекчелектә бөтен дөньядагы алдынгы тәҗрибәне үзләрендә кулланышка кертү дә үзен аклый: җитештерү күләмнәре күзгә күренеп арта. Боларга ирешү өчен хуҗалык рәисе үзе дә көн-төн өйрәнә, тәҗрибә туплый, кул астындагылардан да шундый җаваплылык таләп итә. Кара-чуар токымлы үгез маллары һәм аларның гольштин токымлы малкайлар белән катнашмаларының ит бирүчәнлеген күтәрүгә ирешү өчен салган тырышлыгы фән эшлеклеләре арасында зур хуплау таба һәм 2003 елда Ырынбур дәүләт аграр университеты галиме Хәмит Харис улы Таһиров кул астында якланган авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты диссертациясе төсен ала. Үсемлекчелек буенча да шулай һәр адымын фәнни нигезләп камилләштерә ул, бу исә югары уңышлар алуга юл ача. Кайчандыр гектарыннан 18 -20 центнер уңыш алу зур күрсәткеч саналган хуҗалыкта бүген гектар куәтенең 80шәр центнердан артуы, шикәр чөгендере уңышының өчләтә күтәрелүе, сөт савып алу күрсәт кечләренең күләм һәм сыйфат ягыннан да республикабызда иң югарысы булуы – әнә шундый ныкышмалылык, үз-үзен аямыйча тырышлык салуы нәтиҗәсе. Бүген “Базы” кырларын дөньядагы иң камил, иң куәтле техника төрләре иңли, фермалары күптәннән инде иң соңгы заманча комплексларга әве- релдерелгән һәм анда иң перспективалы маллар асралып, иң күп күләмдә элита сортлы сөт җитештерелә, итләре дә яхшы көрлектә иң югары сортлы итеп сатыла. Алай гына да түгел, “Базы” компанияләр төркеменә икътисади авырлыклар арка сында бөлгенлеккә төшеп таралу чигенә җиткән дистәгә якын хуҗалык берләшеп, ул шактый зур комплексны тәшкил итә. Биредә тупланган уңай тәҗрибә республикада гына түгел, тоташ илебездә таратыла. “Базы” җәмгыятендә бүген җитештерүгә генә түгел, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга да зур игъти бар бирелә. Хезмәт хакларының югары булуы авыллар хал кының тормышында да чагыла: йортлар төзек, күркәм, һәр хуҗалыкта хәтта берничәшәр төрле заманча техника төрләре бар, диярлек. Хуҗалык эшчәнлек җәелдергән һәр авылда киң колачлы төзекләндерү-яңарту эшләре бара: урамнарга асфальт һәм тимер-бетон плиталар түшәлә, суүткәргеч, электр белән тәэмин итү линияләре яңартыла, йортлар һәм башка куралар төзелә. Белгечләр һәм хезмәткәрләргә шәхси йортлар төзеп бирү дә үзен аклый – бик күп кадрлар җәлеп ите лә, демография хәлләре дә тотрыклы саклана. Мәгариф, мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү, яңаларын төзү дә тукталып тормый, фельдшер акушерлык пунктлары, табиблык амбулаториясе дә хуҗалыктан даими хәстәрлек тоеп тора. Юмашта Христос Раштуасы храмы төзелү тирә-як авылларда яшәүче шул динне тотучыларга гыйбадәт кылып, рухи дәртләнү алырга ярдәм итә, мәчетләр төзелеше һәм яңартылуына ул сизелерлек өлеш кертә. Авылларда һәйкәл- обелискларны карап тоту, яңаларын төзеп кую өчен дә җәмгыять директоры Вадим Васильевич ярдәмнән баш тартмый. Махсус хәрби операциянең тәүге көннәреннән үк ул илебез мәнфәгатьләре өчен үзләрен аямыйча көрәшкән якташларыбызга матди ярдәмне юмарт бүлә. Олы йөрәкле, кешелекле, ифрат ярдәмчел һәм хәстәр лекле булганы өчен ул күп еллар район Совет депутаты булып торды, соңгы берничә чакырылышта Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты буларак төбәгебездә законнар чыга руэшчәнлегенә лаеклы өлеш кертә, үзенә ышаныч күрсәткән районнар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәтә. Вадим Васильевич авыл җирендә төпләнеп гаилә корган кешеләрне матди дәртләндерү юлын таба: йорт төзү, ихата-кура тергезү, сабыйлары тууны дәртләндерү бул сынмы, белемнәрен күтәрүдә ярдәм итүме – берсеннән дә баш тартмый. Яшь белгечләрне җәлеп итүнең яңадан-яңа юлларын таба ул: торак белән тәэмин итү, өр-яңа куәтле техникага идарә итүне ышанып тапшыру, белемен камилләштерү, авыллар белән шәһәр арасында аермалыкны киметүгә китерүче эшләр башкару яхшы киләчәкне күздә тотып эшләнелә. Вадим Васильевичны бүген белмәгән кеше юктыр: ул тәүлек эчендә ярты Җир шарын урап кайтып, хуҗалыкны перспективалы терлекләр, иң заманча техника һәм җайланмалар белән тәэмин итү хәстәрен күрә, эш тәҗрибәсен өйрәнергә килүчеләрне теләп кабул итә һәм озатып йөри, йомышы төшеп килгән кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүдән баш тартмый. Соңгы елларда республикада киң җәелдерелгән “Атайсал” проектын тормышка ашырып, ул һәр ел дистәләгән зур эшләр башкара: чишмәләр төзекләндерә, юллар төзетә, һәйкәлләр ачуда ярдәм итә, авыллар йөзен күркәмләндерү, туган якны яшелләндерүгә зур өлеш кертә. Аның матди ярдәме сәләтле укучылар һәм спортчылар, сәнгать һәм әдәбият әһелләрен дәртләндерүгә хезмәт итә, яңадан-яңа кыю проектларны тормышка ашыруга ул көчен дә, ярдәмен дә, вакытын да кызганмый. Вадим Васильевичның эш көне таң әтәчләреннән алда башлана һәм авылларда соңгы кешеләрнең аяк тавышлары тынып йокыга талганчы дәвам итә. Һәр участокта булып, эшкә дәртләндерергә өлгерүенә сокланып бетә алмассың. Нечкә күңел кылларына үтеп керерлек көчле психолог, юмарт меценат, яхшы киңәшче-тәрбияче дә үзе. Ирешелгәннәрдә генә тукталып калмыйча, һәрчак яңалык ка омтылуы да әйләнә-тирәдәгеләргә файдага гына. Кайчан дыр чит якларда гына күзәтелгән казанышларның зур күпчелегенең районыбыз җирлеген дә – башлыча ул хуҗалык эшчәнлеге җәелдергән төбәкләрдә гадәти күренешкә әверелүенә дә күнегеп беткәнбез инде. Аның эчкерсез ярдәме бәлагә тарыган йөзәрләгән райондашларыбызга тиеп торуын да әйтеп үтми калмыйк. Көчле өермәдә район үзәген дә торак йортлар түбәләре кубарылып, зур матди зыян килгәч, аның нәтиҗәләрен тиз ара да бетерүгә чыгымнарның зур күпчелеген үз өстенә алуы да олы каһарманлыкка тиң. Махсус хәрби операция зонасына озатылган гуманитар ярдәм олауларының һәркай сында аның һәм ул җитәкләгән хуҗалыкның шәхси өлеше зур булуын беркемдә инкарь итә алмый. Районда үткән һәр чара аның эшлекле, эчкерсез ярдәме белән ныгытыла, ул хезмәт алдынгыларын, укуда, спортта, мәдәни чараларда алдынгыларны дәртләндерүгә дә зур өлеш кертә. Оешма-учреждениеләр эшчәнлеген җанландыруда да аннан даими ярдәм алып торабыз. Мәкаләбезнең башында ук Вадим Васильевичны туган җиренә чиксез тугрылыклы, ватанпәрвәр шәхес буларак телгә алган идек. Бәрәкәтле Чакмагыш җиренең матур бүгенгесе, лаеклы иртәгәсе, данлы үткәнедә аның күңелендә зур урын тота. Шушы төбәкне данларга, аны тагын да бәрәкәтлерәк итәргә омтылышы һәр эшендә, кылган изгелекле гамәлләрендә ачык чагыла. Булдыклы якташ лары тагын да яхшырак шарт ларда яшәсен, рәхәтләнеп хез мәт уңышлары яуласын өчен ул кулдан килгән кадәр өлеш кертергә тырыша. Гади һәм бер үк вакытта даны еракларга та ралган искиткеч шәхес, тырыш, эшчән, булдыклы җитәкче, яхшы гаилә башлыгы, үрнәкле әти һәм картәти, чын йөрәктән башкалар турында кайгыртып яшәүче олы йөрәкле кеше – безнең Чак магыш җиренең горурлыгы, яме дә. Аның турында язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Килә чәктә дә озак еллар дәвамын да игелекле хезмәтегез дәвам итсен, яңа олы казанышларга китерүче өлешегез арта гына барсын, дип телибез.