ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
29 Май 2025, 07:25

Җәй – кызу эшчәнлек чоры

24 майда Башкортстан Республикасы Чакмагыш авыл биләмәсенең егерме тугызынчы чакырылыш Советының уникенче утырышы үтте.

Җәй – кызу эшчәнлек чорыҖәй – кызу эшчәнлек чоры
Җәй – кызу эшчәнлек чоры


Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов, депутатлар, район үзәге оешма-предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Чараны Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә тикшерүгә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды.
1. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсенең 2025 елның җәйге чорына эшчәнлек планы турында;
2. Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсенең Рәсмәкәй авылы старостасының чыгышы;
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Чакмагыш авыл Советы депутатының 2025 елдагы эшчәнлеге турында хисабы хакында;
4. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе территориясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контроль турында нигезләмәне раслау хакында.

Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Марсель Хәдит улы Хәсәнов 2024 елда Чакмагыш авыл биләмәсенең эшчәнлеге һәм районыбызның социаль-икътисади үсеше йомгаклары белән таныштырды. Башкарылганнарны барлау белән беррәттән ул агымдагы елны җәйге чорына һәм киләсе елларга торган бурычларда тукталды, һәммәсен дә берлектә нәтиҗәле эшчәнлекне дәвам итәргә чакырды.
Артабан көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев йомгаклау сүзе белән чыгыш ясап, киңәшләрен җиткерде. Район җитәкчесе Чакмагыш авыл биләмәсендәге эшчәнлекне мактап телгә алды һәм киләчәктә дә халык белән берлектә биредәге барлык мәсьәләләрне хәл итүдә зур уңышларга ирешүләрен теләде.

Җәй – кызу эшчәнлек чоры
Җәй – кызу эшчәнлек чоры
Җәй – кызу эшчәнлек чоры
Җәй – кызу эшчәнлек чоры
Җәй – кызу эшчәнлек чоры
Җәй – кызу эшчәнлек чоры
Җәй – кызу эшчәнлек чоры
Җәй – кызу эшчәнлек чоры
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас