

Күзәтү астына барлыгы 12 янгын сүндерү машинасы чыгарылган иде.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Азат Нурихан улы Сәетов, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, янгын сүндерү командалары катнашты.
Җәйге чорда чарасыз хәлдә торып калмас өчен машиналарның, җиһазларның да техник торышының барлык таләпләргә җавап бирерлек булуы мөһим. Әлеге чарада техниканың янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин ителешен, машиналарның төзеклеген, тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, янгын сүндерүгә әзерлекләре тикшерелде. Смотр барышында эшләр планы билгеләнде, янгын сүндерү командаларына җәйге чорда эшләү буенча анык бурычлар куелды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев янгын сүндерү дружиналары әгъзаларын сәламләп: “Әлеге чара һәр ел районыбызның янгын күзәтчелеге бүлекчәләре көчләренең катлаулы шартларда янгыннарны сүндерү буенча әзерлеген камилләштерү максатында оештырыла”, – диде. Ул янгыннардан коткару-саклау часте хезмәткәрләренә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар теләп, рәхмәт сүзләре җиткерде. Күргәзмәдә катнашкан махсус техника торышына җитәкче уңай бәя бирде.
Район җитәкчесе янгын сүндерү машина-җиһазлары белән яхшы тәэмин ителгән авыл биләмәләренә Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар тапшырды. Беренче урынны – Тайняш, икенче – Рапат, өченче урынны Калмашбаш авыл биләмәләренең янгын сүндерү командалары алды.
Тикшерү азагында командалар әгъзалары янгын сүндерү осталыгында ярышты.
Сүз уңаеннан, 2025 елның агымдагы чорында Башкортстан Республика территориясендә 2836 янгын булган(узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 784 очракка кимегән), янгыннарда 106 кеше һәлак булган, 74 кеше имгәнгән. Безнең районда 21 янгын булган, аларда 1 кеше һәлак булган.
Чакмагыш районын Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортостан Республикасы буенча Баш идарәсе янгын-коткару отрядының 18нче янгын-коткару отрядының 94нче янгын сүндерү-коткару часте саклый. 94нче янгын сүндерү частендә бүгенге көндә 3 берәмлек янгын сүндерү техникасы бар, шуларның 2 берәмлеге төп янгын сүндерү техникасы, тәүлек саен хәрби расчетта һәм 2 берәмлек резервта тора. Биредә 36 кеше хезмәт сала. Каравыл составында тәүлеклек кизү торуга көн саен 6-7 кеше керә. Янгын сүндерү автомашиналары – 14 берәмлек, җай