ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
29 Май 2025, 10:00

“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты

Балачакның иң күңелле, иң рәхәт мизгелләре, әлбәттә, җәй айлары белән бәйле. Укулар тәмам, рәхәтләнеп ял итәр вакыт инде бу. Ялны да бит күңелле, мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрү мөһим.

“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты
“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты


Моның өчен мәктәп яны лагерьлары иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килә дә инде. Нәрсә эшләргә, көнне ничек уздырырга кебек сорауларга урын да калмый. Барысы да инде уйланылган.
Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары өчен көтеп алынган вакыт җитте: “Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты. 29 май – 18 июнь көннәрен балалар мәктәп яны сәламәтләндерү һәм ял лагерында уздырачак. Бирегә 1-5нче сыйныф укучылары – 250ләп бала йөричәк.
Көндезге мәктәп яны лагере ачылуга багышланган тантаналы линейкада укучыларны “Балачак навигаторлары”ның муниципаль этабы координаторы Фируза Фәнәви кызы Сакаева, урындагы “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе җитәкчесе Айгиз Равил улы Мадьяров, муниципаль район хакимияте мәгариф бүлегенең методика бүлеге начальнигы Айсылу Фларит кызы Әхмәтшина сәламләде һәм матур яллар теләде.
Көндезге лагерьда белем һәм тәрбия бирү, сәламәтләндерү эшләре берничә юнәлеш буенча башкарыла. Мәктәптә ял итүче балаларны ике тапкыр тукландыру каралган. Балалар өчен төзелгән махсус режим да ялкытмый: җыр-биюләр, күңел ачу, уен-көлке – барысы да бар монда. “Укучылар өчен белем һәм тәрбия бирү чаралары, кызыклы экскурсияләр, ачык һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле мастер-класслар, киноларга йөрүләр оештырылачак”, – ди көндезге мәктәп яны лагере начальнигы Айзилә Фәдыйк кызы Йосыпова.
“Әлеге ялны оештыруның төп максаты – укучыларның сәламәтлеген ныгыту, үзләренә бирелгән вакытны дөрес итеп файдаланырга өйрәтү, физик һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Көн дәвамында төрле ярышлар, бәйгеләр, экскурсияләр оештырыла. Балаларга ял итәргә, вакытларын файдалы уздырырга барлык мөмкинлекләр дә тудырыла,” – ди өлкән вожатый Илсур Мазһар улы Саматов.

“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты
“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты
“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты
“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты
“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты
“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты
“Йолдызлык” көндезге мәктәп яны лагере үз ишекләрен ачты
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас