ИГЕНЧЕ
+20 °С
Дождь
Новости
30 Мая 2025, 11:00

«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК

29 майда Башкортстан Республикасы Милли музеенда «Геройлар иле» киез эшләнмәләре күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК
«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК

Күргәзмәне ачуда мәртәбәле кунаклар арасында Уфа сәнгать-гуманитар көллияте укытучысы Елена Коршинкова, БР Атказанган рәссамы, Русия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Русия Дизайнерлар берлеге әгъзасы, профессор, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты каршындагы киез әвәләү үзәге мөдире Тәлгать Мәсәлимов, филология фәннәре кандидаты, доцент, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы Элеонора Фәйзуллина, Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова һәм «Киез әвәләү үзәге» җитәкчесе, БР Мәгариф отличнигы Нәфисә Гыйльметдинова катнашты.
Күргәзмә Ватанны саклаучылар елына, Башкортстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү елына, шулай ук якынлашып килүче балаларны яклау көненә багышланган иде.
Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова җитәкчелегендәге яшь осталар — Чакмагыш сәнгать мәктәбе укучылары кулы белән ясалган уникаль экспонатларда тарих, милли традицияләр, ватанпарвәрлек чагылдырылды.
Кул осталары арасында МХОда катнашучыларның балалары һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар булуы күргәзмәгә аеруча зур бәя бирде. Яшь булуларына карамастан, алар инде дәрәҗәле халыкара, бөтенруссия һәм республика конкурслары лауреатлары исемнәренә ия.
Экспозициядә тәкъдим ителгән эшләр нәфис киез техникада башкарылган иде. Йомшак, әмма тәэсирле образлар аша героик тарих битләре күренде: легендар Урал-батыр һәм Салават Юлаевтан алып Бөек Ватан сугышы яугирләренә һәм бүгенге каһарманнарга кадәр.
Киез тукымаларда туган җир, ата-бабаларыбыз тавышлары чагылгандай була, шул ук вакытта алар үсеп килүче яңа буын исемнәрен йөртә.
«Геройлар иле» проекты — батырлыкка балаларча җавап, иҗат аша тарихны аңларга омтылу, үз тамырларыңа һәм геройларга хөрмәт күрсәтү.
Башкортстан Республикасы Милли музее барлык теләүчеләрне әлеге уникаль экспозиция белән танышырга, талантлы балаларга ярдәм итәргә һәм батырлык, хәтер һәм рух көче турында уйланырга чакыра.

«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК
«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК
«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК
«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК
«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК
«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК
«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК
«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК
«ГЕРОЙЛАР ИЛЕ»: ЯШЬ РӘССАМНАР КҮЗЛЕГЕННӘН БАТЫРЛЫК ҺӘМ КАҺАРМАНЛЫК
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас