Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбыз эшкуарларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, фидакарьлекләре белән аерылганнарына лаеклы бүләкләрен тапшырды.
– Районыбызда әле 700дән артык эшкуар исәпләнә, мең ярым үзмәшгуль бар. 2000нче еллар күтәрелеш, эшкуарлык үсеше еллары булса, хәзер исә, бигрәк тә сәүдә өлкәсендә, елдан-ел катлаулырак. Сез катлаулы шартларда челтәр кибетләре белән көндәшлек итәргә, шул ук вакытта эшләргә, тотрыклылык саклап калырга тырышасыз. “Эшкуар” сүзе, мөгаен, “эшлекле”, “булдыклы” сүзеннән килеп чыккандыр. Һәм бүген дә, мөгаен, сезнең булдыклылыгыгыз, ихтыяр көчегез, тырышлыгыгыз аркасында сез эшегезне дәвам итәсездер. Хәзер кибетләр күп, сайлау бик зур, шуңа күрә барысына да көндәшлек итәргә туры килә. Төп эшегездән тыш, сез авылларыгызга, халыкка социаль ярдәм күрсәтәсез, халык һәм хезмәткәрләр өчен төрле чаралар үткәрәсез, махсус хәрби операциядә катнашучыларга финанслата һәм матди ярдәм күрсәтәсез. Сезгә хезмәтегез, башлаган эшегезне дәвам итүегез, үсәргә, киңәергә һәм заман белән бергә атларга тырышуыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе телим. Бәйрәм белән! – диде муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләү чыгышында, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче райондашларыбызның хезмәтен билгеләп.
Район эшкуарлар берлеге рәисе Алмаз Рабис улы Гәрәев та бәйрәм уңаеннан биредә җыелучыларга ихлас теләкләрен җиткерде:
– Эшкуарлык – иң авыр шөгыльләрнең берседер ул. Бу хезмәт – безнең үзебез ссайлаган бурыч, дисәк тә була. Хезмәтебезгә тугры булып, илебезгә дә, үзебезгә дә файдалы булып эшләргә насыйп булсын, – диде ул.
Башкортстан Республикасы эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Чакмагыш районында җәмәгать башлангычындагы ярдәмчесе Эльвина Илдар кызы Яхина әлеге структураның эшкуарларга һәртөрле ярдәм күрсәтүе, аларның Роспотребнадзор, салым органнары, эшкуарларны күзәтә һәм тикшерә торган барлык органнар белән актив эшләүләре турында сөйләде һәм финанслата иминлек теләде. Эльвина Илдар кызы Яхина билгеләп үтүенчә, бу структура эшкуарларга хокукый яктан бик ныклы ярдәм итә һәм ул анда төрле сораулар булганда мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
Чакмагыш авылындагы “Минем бизнесым” үзәге җитәкчесе Гөлшат Ренат кызы Хәмидуллина кыскача “Минем бизнесым” үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырып, шәхсән үзе һәм Башкортстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы директоры Вадим Ирек улы Үтәшев исеменнән Русия эшкуарлыгы көне белән тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Муниципаль районы хакимияте башлыгының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов та барлык тәбрикләүләргә кушылып, районыбызда эшкуарлыкның үсеш алуын ассызыклап, тагын да активрак булырга һәм хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Түгәрәк өстәл артында фикер алышудан соң тантананың иң шатлыклы мизгеле – иң яхшы экуарларны һәм хезмәткәрләрне бүләкләү мәле җитте.
Намуслы хезмәте һәм Башкортстан Республикасы эшкуарлыгын үстерүгә керткән өлеше өчен шәхси эшкуар Ирек Фларит улы Шәрипов Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ирек Фларит улы – районның уңышлы эшкуары, ул 20 елдан артык бу өлкәдә хезмәт сала. Төзелеш материаллары белән сәүдә итүдән тыш, ул подряд эшләрен дә башкара. Аның актив тормыш позициясе һәм социаль җаваплылыгы район чараларының, шул исәптән махсус хәрби операция зонасына гуманитар конвойларның актив иганәчеләренең берсе булып тора.
Шушындый ук бүләккә шәхси эшкуар Гөлнара Ринат кызы Шәмсетдинова да лаек булды. Районның кулланучылар кооперациясе системасында күпьеллык хезмәте аңа сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә бизнес башларга мөмкинлек бирде. Гөлнара Ринат кызы – районның җәмәгать туклануы өлкәсендә популяр урыннарның берсе булган «Затлы» кафелар челтәре җитәкчесе. Бүген «Затлы» кафелар челтәре истәлекле гаилә бәйрәмнәренең, тантаналы район чараларын уздыру өчен лаеклы урын булып тора.
Күпьеллык намуслы хезмәте, эшендә югары һөнәри осталыгы һәм Башкортстан Республикасының сәүдә һәм кулланучылар базары өлкәсен үстерүгә керткән зур өлеше өчен шәхси эшкуар Рина Раян кызы Гәрәева дә Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасына ия булды.
Рина Раян кызы – икмәк-күмәч, кондитер әшләнмәләре җитештерү өлкәсендә 25 ел стажга ия эшкуар, Чакмагыш авылының “Лакомка” кибете җитәкчесе. Сыйфатлы продукция җитештереп, Уфа шәһәрендә, безнең республикада, Татарстан Республикасының якындагы тугыз районында биредәге зур ассортиментка, сыйфатлы продукциягә ихтыяҗ бар.
Районның кулланучылар базарын үстерүгә керткән өлеше, югары мәдәниятле хезмәт күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлары өчен шәхси эшкуарлар Гөлназ Ринат кызы Казыйханова, Гүзәл Финат кызы Якупова муниципаль районның Мактау грамотасына лаек булды. 20 еллык стажы булган эшкуар Гөлназ Ринат кызы бизнесын фотобасу һәм документларны күчереп алу буенча хезмәтләр күрсәтүдән башлаган. Бүген ул үзен кунакханә хезмәтләре базарында ышанычлы һәм профессиоаналь оператор буларак күрсәтте. Ул ачкан “Уют” кунакханәсе безнең районда беренчеләрдән булды. Эшкуар сервисның югары стандартларын тәэмин итеп, кунаклар өчен уңайлы яшәү мөмкинлекләре бирә.
Гүзәл Финат кызы да 20 елдан артык сәүдә өлкәсендә уңышлы эшләүче шәхси эшкуарлардан санала. Бизнесны кәрәзле телефоннар сатудан һәм кәрәзле элемтә операторларының элемтә хезмәтләрен күрсәтүдән башлаганнар. Бүген Якуповларның бизнесы – район халкы өчен чәчәкләр һәм чәчәк композицияләре, сувенирлар, сыйфатлы сату товарлары белән ышанычлы тәэмин итүче.
Районның эшкуарлык эшчәнлеген һәм кулланучылар базарын үстерүгә керткән өлеше өчен шәхси эшкуарлар Рамил Мәснәви улы Әхмәтов, Тимур Илдус улы Нәбиев, кулланучылар базарын үстерүгә керткән өлеше өчен «Сөт кухнясы» дәүләт автоном учреждениесенең Чакмагыш авылындагы тарату пункты сатучысы Миләүшә Фәнил кызы Ибраһимова, сәүдә өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен районның авыл хуҗалыгы базарында “Светлана” кибете сатучысы Светлана Нурияздан кызы Сатаева, районның эшкуарлык эшчәнлеген һәм кулланучылар базарын үстерүгә керткән өлеше өчен шәхси эшкуар, “Джунгли-парк” балалар уен үзәге җитәкчесе Лилия Илдар кызы Минһаҗева, сәүдә өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Атланта” кибете сатучысы Рима Рамил кызы Ибраһимова, авыл биләмәләрендә сәүдә өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Тайняш авылындагы җаваплылыгы чикләнгән “Яшьлек” җәмгыяте товароведы Александра Әнвәр кызы Әхмәтшина, Иске Калмаш авылындагы җаваплылыгы чикләнгән “Зифа” җәмгыятенең “Лидер” кибете кассир-операторы Мәдинә Рәшит кызы Диярова, шушы ук кибетнең сатучы-кассиры Эльза Раил кызы Сухова, Чакмагыш авылындагы җаваплылыгы чикләнгән “Калинка” җәмгыятенең “Калинка” кибете сатучысы Фидәлия Фәвәрис кызы Харисова, Гөлшат Рафил кызы Садретдинова муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Башкортстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә зур өлеш кертүе өчен һәм Русия эшкуарлыгы көне уңаеннан шәхси эшкуар Гөлшат Илфир кызы Гуҗинага Башкортстан Республикасының Эшкуарлык буенча агентлыгыннан Рәхмәт хаты тапшырылды.
Эшкуарлык эшчәнлеген бер елдан аз гына күбрәк алып баруына карамастан, Гөлшат Илфир кызы тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы, шулай ук сыйфатлы тәмле продукциясе белән халык арасында абруй казануга иреште. Шулай ук ул Чакмагыш авылының «Минем бизнесым» үзәге тарафыннан оештырылган «МОЙБИЗНЕСПОМОГАЕТ» акцияләрендә дә актив катнаша.
Үз бизнесыңны нәтиҗәле һәм грамоталы алып бара белү – ул практик тәҗрибә, аек акыл һәм интуиция таләп итә торган катлаулы фән. Районыбыз эшкуарлары – бу сыйфатларга тулысынча ия кешеләр.
Чара дәвамында район мәдәният йортының моң ияләре Ривенер Гобәев, Гөлнара Шәймиева, Идрис Хәмидуллин башкаруында яңгыраган дәртле җырлар бәйрәмнең бизәге булды.